Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар акылы төштән соң


Карак кирәген генә ала
Карак кирәген генә ала

Казанда июнь аенда 80 фатирны караклар басса, июль аенда ишеп яуган яңгыр аркасында 107 фатирны су басты. Соңгы вакытта еш була торган казалар һәм талаулар иминиятләштерергә теләүчеләрне арттырмый.

Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе хәбәр итүенчә, фатир басулар арта. Каракларның “уңыш җыю вакыты”. Чөнки, җәй айларында гаиләсе белән авылга туган-тумачаларына, бакчага, яисә диңгез буена ялга киткәнннәрен сагалап кына торалар. Ике кич рәттән фатирда ут янмаса явыз ниятлеләргә мондагы хуҗалар каядыр киткән дигәнгә ишарә булып тора.
Казан шәһәрендә июнь аенда гына да 80 фатирны басканнар. Май аенда исә, 66 фатир талауга дучар булган. 2008 елның 6 аенда 404 фатир талау очрагының 60% ачылган.
Миңа кермәсләр әле
Билгеле булганча, фатир басучыларны тотып бетерә алмыйлар. Тотканда да урланган җиһазларның күбесеннән җилләр искән була. Дөрес, фатирдагы мөлкәт иминиятләштерелгән булса, бу эш белән шөгыльләнүче ширкәтләр килгән зыянның бер өлешен каплый. Әмма моның өчен хәйран гына акчаңны чыгарып салырга кирәк. Билгеле булганча, Русиядә очын-очка ялгаучы гади халыкның моңа акчасы юк. Күпләр бәлки, миңа кермәсләр дигән уйда. Битарафлык һәм шулай ук иминият ширкәтләре белән дус булмау та йогынтысыз түгел.
Казандагы бер иминият ширкәтенә шалтыраткан идек. Андый-мондый каза булып зыян килгәндә һәм фатирны басып караклар кереп әйберләрне алып чыгып киткән очракта 100 мең сум алу өчен күпме түләргә кирәк, дип сорадык. Иң гади: ут, су һәм караклар басуны берләштергән тариф өчен елга 450 сум түләп килешү имзаларга кирәк диделәр.
Әле яңа гына булган зур каза Казан хакимиятен дә кайбер чаралар күрергә этәрде. Билгеле булганча, аерым бер программа буенча быелгы җәйдә нык тузган йортларны төзекләндерә башладылар. Бу эшләр вакытында торбаларны эретеп ябыштырганда кайбер фатирларга зыян да килгән иде. Бу хәлләрдән соң кайберәүләр килгән зыянны түләтүдә очы башына чыга алмаган иде.
Су басу иминиятләштерүне искә төшерде
Душәмбе булган соңгы су басу Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары Эмиль Хөснетдиновны белдерү ясарга мәҗбүр итте. Түбәләре яңартыла торган йортларда яшәүчеләрнең фатирларына су үткәч ул, зыян күрүчеләр ярдәмсез калмас, дип белдерде. Соңгы саннарга күрә, монда 107 фатир зыян күргән. Төзекләндерүчеләр ул-бу була калса дип иминият ширкәтләре белән килешү төзегән булган икән. Хәзер фатир хуҗалары төрле документлар, дәлилләр туплау мәшәкатендә.
Казан шәһәре башкарма комитетының матбугат хезмәте вәкиле Ләззәт Хәйдаров та, гомүмән алганда иминияләштерүнең нык аксавын, бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе икәнлеген таный. Халыкка аңлату эшләре җитмәгәнлекне дә белдерә. Татар акылы төштән соң дигәндәй, күпләр ул-бу булгач: каза килгәч, фатирга караклар кергәч, янгын чыккач кына уфтана башлый. Казанлылар алдан сакланып, чарасын күреп кую белән дусмы?
Сез мөлкәтегезне иминиятләштерәсезме?
- Мин имииятләштерүне кирәк түгел, дип саныйм.
- Әйе, безнең мөлкәт иминиятләштерелгән. Янгыннан, су басудан, төрле хәвеф-хәтәрләрдән, юл фаҗигаләреннән иминиятләштерү эшләре белән әни шөгыльләнә.
- Берәр начар хәл була калса, иминиятләштерелгән булса, әзрәк акчасы да була, төзекләндерү эшләрен башкарып чыгарга,барыбер файдасы тия.
- Без кечкенә чакта әниләр безне страховать итәләр иде. Хәзер реклама ясыйлар, ә килеп йөргәннәре юк . Мин үзем иминиятләштергәнем юк.
- Һәр кешенең үзеннән тора. Мин теләмим.
- Юк, белмим. Күп чакта акча җитмидер, алай дисәң, кызыксынганым да юк инде.
- Юк, иминиятләштерелмәгән. Минем әнием апамны иминиятләштергән иде, шул страховая компания качты, без аларның эзләрен дә таба алмадык. Түләгән акчабыз юкка чыкты.
- Мөлкәтем дә юк, байлыгым да юк.
- Мин бер елга гына иминиятләштерәм.
- Вакыт юк иминиятләштереп йөрергә.
XS
SM
MD
LG