Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шахмат патшасы нинди булыр?


Күренекле архитектор Сәяр Айдаров XXI гасыр рухындагы биналарда милли традицияләр дә сакланырга тиеш дигән фикердә.

Казан халкы шәһәрдә тагын бер галәмәт бина пәйдә булачак дип шау-шу килә. Халыкара шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжинов Татарстан башкаласына килеп, шәһәр үзәгендә 25 катлы йорт биеклегендә шахмат сарае төзү тәкъдименең республика җитәкчелеге тарафыннан хуплануын белдерде. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин да аның башкалада иң матур биналарның берсе булуына өметләнә. Шулай да соңгы вакытта Казанда төзелгән биек катлы биналар кайбер архитекторларның кңеленә хуш килеп үк бетми.
Шахмат патшасы сыны Казан шәһәренең милли зәвыге белән үрелеп китә алырмы, аны бүген бер кем дә әйтә алмый торгандыр. Чөнки, бу бинаның нәкъ менә шахмат патшасы, ягъни шахматный король рәвешендә булырга тиеш икәнен Илюмжинов Шәймиев белән очрашканда 23 июль көнне хәл иткән.
Кайбер архитекторлар әйтүенчә, соңгы елларда башкаланың архитектура берлеге гармониясенә ятып ук бетмәгән биналар күп төзелгән. Халык арасында да төрле фикерләр ишетергә була. Кемгәдер, мисал өчен, “Пирамида” күңел ачу үзәге аерым бер бина буларак ошый, кәттә диючеләр дә бар. Ә тарихи истәлеккә ия урын яссылыгында караганда тырпаеп торган сыман дип фикер белдерүчеләр дә юк түгел. Дөрес, архитектура сәнгатен һәркем үзенчә бәяли, үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Кемдер теге яки бу бинага тел шартлатып озак итеп карап торса, икенче берәү яныннан узып китеп тә, аның бизәкләрен күрмәскә мөмкин.
Татарстан башкаласында, шулай да, архитектура өлкәсендә соңгы сүзне әйтә торган, төзеләчәк корылманың шәһәр эчтәлеге белән килешү-килешмәвен белдерә торган иҗади берлек бармы соң? Күренекле галим, академик Сәяр Айдаров әйтүенчә, Казан архитектура- төзелеш университетында фәнни координация үзәге булдырылган. “Әмма әлегә ул чынлап торып эшләми. Аңа төрле сәбәпләр булды. Хәзер без ректорны алмаштырабыз”, ди галим. Һәм киләчәктә бу үзәкнең тернәкләнеп китеп, башкалада төзеләчәк һәр бинага мөнәсәбәттә, үз сүзен әйтәчәгенә дә ышана ул.
“Фәннәр академиясеннән Шәймиевкә үзебезнең концепцияне кануныйлаштыру өчен хат җибәргән иде. Ул Казанда милли образ-татар-урыс стилен кертү турында иде. Ул аны хуплаган да иде. Әмма бу эшне ахырына җиткерү бик акрын бара”, ди Айдаров.
Соңгы вакытта Казанда тимер, бетон һәм пыяладан бер-берсеннән әллә ни аерылып тормаган офисар, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре төзелә. Җитәкчеләр Казансу елгасының уңяк ярында Манхеттондагы кебек “Миллениум Зилант Сити” дип аталган күккә ашкан йортлар мәхәлләсе төзеләчәк дип белдерә. Узган гасырда ук океан арягында тормышка ашкан һәм менә яңа гына Татарстан башкаласында салына торган биеклекләрдә милли рух сизелерме? Бу биек биналарны тарихи Казан кирмәненнән Казансу елгасы аерып торгач, милли-мәдәни традицияләрнең чагылышы, бәлки, кирәк тә түгелдер?..
Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты
Галим Айдаров фикеренчә, нинди генә яңа бина салынса да, анда мәдәниятле кеше аңларлык милли бизәкләр дә булырга тиеш. “XXI гасыр рухы кирәк. Аның өчен прогрессив технологияләрне кертү зарур. Шул ук вакытта мәдәниятлы кеше мондагы милли, төбәктәге традицион бизәкләрне дә (элементларны) аңларга тиеш. Аларны да кертү кирәк”, ди галим.
Казанда соңгы берничә ел эчендә төзелгән корылмалардан Сәяр Айдаровның күңеленә хуш килгән биналар арасында Казан дәүләт һуманитар педагогия университеты да бар. “Мондагы архитектурада европа һәм шул ук вакытта азия-татар берлеген дә күрергә була”, ди ул.
XS
SM
MD
LG