Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ югары рәсмие абхаз сепаратистлар белән очрашты


АКШ дәүләт секретаре урынбасары Маттью Брыза Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия башкаласы Сухумда сепаратист җитәкчеләр белән сөйләште.

Брыза Грузия хөкүмәтен һәм сепаратистларны киләсе атнада Берлинда Русия, АКШ һәм Европа илләре катнашында тынычлык сөйләшүләре үткәрергә үгетли.

Узган атнада төбәктә Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер булып, Грузия белән Русия арасында Абхазиягә бәйле киеренкелекне бетерү өчен яңа тынычлык планын тәкъдим итте. Абхазия Германия планын кире какты.

Брыза бу планны хуплавын белдерде һәм Русия дә күпмедер дәрәҗәдә аның белән килеште диде. Шул ук вакытта ул әлеге планны Абхазиядә бик ошатмавларын да таныды.

XS
SM
MD
LG