Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама чит ил сәфәрләрен тәмамды


АКШ президентлыгына нәмзәт Барак Обама үзенең чит ил сәфәрен тәмамлады. Аның программасында соңгы чара – Якын Көнчыгыштагы махсус вәкил Тони Блер һәм Британиянең премьер-министры Гордон Браун белән очрашу иде. Сенатор Обама, үзенең Якын Көнчыгышка һәм Европага сәфәренә аңлатмалар биргәндә, Америкада булган проблемаларны чит илдәге беректәшләр белән хәл итү отышлырак булыр
иде, дип әйтте.
Обама бүген, шулай ук, АКШ һәм аның беректәшләренә Әфганстанга аерым игътибар бирү вакыты җитте дип белдерде. Ул шулай ук, Браун белән халыкара мәсьәләр хакында фикер алышуы турында да хәбәр итте .
Европага сәфәре барышында Обама Германия, Франциядә тукталыш ясады, шулай ук, ул Якын Көнчыгыш илләрендә дә очрашулар үткәрде.
XS
SM
MD
LG