Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич тиздән Нааг мәхкамәсенә тапшырыла ала


Бүген Сербия мәхкамәсе карарына каршы шикаять белдерү вакыты чыкты. Бу мәхкамә карары белән Босния сербларының элекке җитәкчесе Радован Карадҗич Нааг мәхкамәсенә тапшырылырга тиеш.

Карадҗич хәрби җинаятьләрдә гаепләнә. Карадҗичның яклаучысы, аппеляция турындагы мөрәҗәгатьне, почта белән җибәргәнен хәбәр итте. Моны ул Карадҗичны Наагка тапшыруны мөмкин кадәр сузу өчен эшләвен әйтте.

Аппеляция турындагы кагәзь мәхкамәгә килгәннән соң, Карадҗичны Нааг мәхкамәсенә тапшыру-тапшырмау мәсьәләсендә ахыргы карар 3 көн эчендә кабул ителергә тиеш иде.
XS
SM
MD
LG