Татарстан икътисад министрлыгы “Турк Капитал Холдинг” ширкәте белән килешү имзалады. Әлеге ширкәт Кувәйт Финанс йорты катнашлыгында төзелгән. Ул Төркия, Әзербайҗан, Казахстан һәм башка ислам илләрендәге проектларга инвестицияләр кертү белән танылган.
Татарстанда республика һәм шушы халыкара оешма катнашлыгына уртак ширкәт төзелгән инде. Ул "Миллениум -Зилант сити" проекты, Казансу елгасының уң ярында төзелешләр алып баруда катнашачак дип көтелә. Ширкәтнең нигез капиталы 10 миллион доллар тирәсендә дип исәпләнгән. Шулай ук бу ширкәткә, 2013 елгы Универсиада төзелешләрендә катнашырга тәкъдим ителде.