Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулдагы шартлауларда үләчеләр саны 17га җитте


Истанбулдагы шартлауларда үлүчеләр саны 17гә җитте, үткән төндә хастаханәдә тагын бер кеше үлгән. Барлыгы 150ләп кеше яраланган. Тагын 7 кеше - авыр хәлдә. Шартлаулар Истанбулның кеше күп йөри торган урамында булган. Шәһәр башлыгы аларны террор гамәлләре дип атады.

Шартлаулар артында кемнең торуы әлегә билгеле түгел, алар Конституция мәхкамәсе утырышына берничә сәгать кала яңгыраган. Мәхкамәдә хакимияттә булган Гаделлек һәм тәррәкыять фиркасен тарату мәсьәләсе каралырга тиеш иде
XS
SM
MD
LG