Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллылар төньяк халыкларын яклый


Русиянең Ямал-Ненец автоном округында яшәүче җирле халыклар президент Дмитрий Медведевка үзләренең хокуклары кысылу турында мөрәҗәгать белән чыккан. Шушы мөрәҗәгатькә Чаллы татар иҗтимагый үзәге дә кушылырга булган.

Милли хәрәкәт вәкилләре чираттагы утырышта ханты һәм ненецларны яклап мөрәҗәгать кабул итә һәм Русия президентына, шулай ук ОБСЕ генераль секретаре Марк Бришамбо исеменә юллый. Анда болай диелә: “Без болан үрчетү һәм балыкчылык белән шөгельләнүче 40 меңлек ненец һәм хантларның яшәү рәвеше газ һәм нефть эзләүчеләр тыкшынуы аркасында бозылуына борчылу белдерәбез”.
XS
SM
MD
LG