Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом программасы мәсьәләсендә карашын үзгәртергә мөмкин


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад, АКШның Тәһранга карата карашы үзгәрсә, ил атом программасы мәсьәләсендә уңай җаваплар бирергә мөмкин, дип белдерде.

Бу хакта ул NBC американ каналына биргән әңгәмәсендә әйтте. Иран президенты илнең атом программасы мәсьәләсендәге сөйләшүләрдә АКШ вәкиленең канташуын яңадан хуплады. Дөнья җәмәгатьчелеге Тәһранга икътисад һәм саклану өлкәләрендә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Аның өчен Иран уран баетудан баш тартырга тиеш.
XS
SM
MD
LG