Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция авазы


Башкортстанда сәяси вәзгыять кызу булып кала килә.

Бу џава торышы республика президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбировны вазифасыннан бушаткач урнашкан иде. Радий Хәбировның тарафдарлары булган аерым кешеләр эшләреннән китте, дәүләт думасындагы аерым депутатлар аны яклап ил җитәкчеләренә мөрәҗәгать юллаган иде. Инде килеп, бу эшкә фирка бүлекчәләре дә кушылды.

“Гадел Русия” фиркасе бүлекчәсе рәисе Александр Сидякин бу хәлләр уңаеннан ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллаган иде. Ул республикада президент вәкаләтләре премьерга күчә баруын әйтеп, моны канунга каршы килү дип бәяли. Сидякин бу шартларда премьер вазифасы бетерелергә тиеш дип исәпли. Аның бу мөрәҗәгатен фиркадәшләре сәнәккә элде. Алар моны Сидякинның шәхси фикере дип исәпли һәм аны бу башбаштаклыгы өчен фиркадән чыгаруны таләп итә.

“Гадел Русия” фиркасе башы Сергей Миронов бу мөрәҗәгатькә колак салмаса, алар фиркадән чыгачакларын белдерәләр. Әлеге мәрәҗәгатьне “Гадел Русия” фиркасе бүлекчәсенең Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Белорет, Сибай, Күмертау, Ишембай һәм Мәләвез районнары бүлекчәләре рәисләре һәм әгъзалары имзалаган.

Инде килеп, республиканың берләшкән оппозициясе дә бу мәсьәләдә мөрәҗәгать кабул итте. Анда әлеге хәлләр сәяси кризис дип бәяләнгән. Берләшкән оппозиция федераль җитәкчелектән бу хәлләргә кысылу кирәклеген белдерә.
XS
SM
MD
LG