Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мирсылу Канадада ике Сабантуйда катнашкан


Торонто сабан туена Гүзәл Саяпова вак бәлеш, кош теле, Гакилә Хәлфина чәк-чәк пешереп алып килгәннәр. Фото Фәридә Самирханова хатыннан алынды.
Торонто сабан туена Гүзәл Саяпова вак бәлеш, кош теле, Гакилә Хәлфина чәк-чәк пешереп алып килгәннәр. Фото Фәридә Самирханова хатыннан алынды.

Канададагы ике шәһәрдә - Торонто һәм Монтреалда татар җыеннары узган.

Мирсылу Арсланова Канаданың Онтарио төбәге, Торонто шәһәрендә яшәүче Канада кызы. Ул башта үзләрендә бәйрәм ясаган. Аннары исә күрше төбәккә - Монтреалга барып кайткан.


Канадада яшәүче Фәридә Самирханова сүзләренә караганда, “Бәйрәмдә урыс, инглиз теленнән тыш татарча да ишетү бик куанычлы иде. Хәтта яшь кешеләр дә монда үзара татарча сәламләште. Күпләр милли кием кигән иде. Татар мәхәлләсендә торучы барлык татар ир-егетләре дә диярлек түбәтәй кигән иде”, ди ул.

Табынга бәлеш, пылау, кыстыбый, кош теле, чәк-чәк кебек милли ризыклар куелган булган. 150 кеше бәйрәмдә катнашкан. Алар арасында казакъ, азәри, украин, урыс, белорус, яһүд, үзбәк кешеләре дә булган. Бәйрәмне “Берлек” оешмасы ясаган. “Мирсылу Арсланова җитәкчелегендә оештыручылар барысын да энәсеннән-җебенә кадәр төгәл итеп ясады” , дип яза Фәридә Самирханова.

Икенче атнада, 29 июнь көнне шундый бәйрәм Монтреалда ясалган. Торонтодагы “Берлек” оешмасы “алар каршысына бер адым атлап” кунакка килгән. Квебектагы җирле татар оешмасы рәисе Талип Күдәки кадерле кунак итеп аларны башкаларга таныткан. Мирсылу Арсланова белән Квебектагы бу шәһәргә америкалы танышлары Диләра Хафизова һәм Диләра Арсланова да барган булган.

XS
SM
MD
LG