Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗичны Һаагка тапшыру гамәле сузыла бара


Сербиянең югары мәхкәмәсе сугыш җинаятьләрендә гаепләнгән Радован Карадҗичның Һааг мәхкәмәсенә тапшыру турындагы мәхкәмә карарына каршы шикаятьне һаман да алмавын хәбәр итте. Мәхкәмәнең сүзчесе Ивана Рамич, коссация мөрәҗәгатенең килүен кирсәтүче бернинди билгенең булмавын әйтте.

Босния сербларының элекке җитәкчесе Карадҗичның яклаучысы, әлеге кагәзьне җибәрү турында хәбәр иткән иде. Сербия кануннарында, әлеге кагазь килмәсә, тикшерүчеләр гаепләнүчене каршы шикаятьне караудан башка да мәхкәмәгә тапшыра ала.
XS
SM
MD
LG