Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүчеләр 14 айдан соң хаталарын таныды


«Агора» Хокук яклау оешмасының төбәкара берләшмәсе хәбәр иткәнчә, Дәүләт теркәү хезмәте идарәсенең чиновниклары Казан хокук яклау үзәген тикшергәндә, берничә тапкыр канун бозганын таныган.

Бу хакта Русиянең Дәүләт теркәү хезмәтенең дәүләттән тыш оешмалар Идарәсе башлыгы Алексей Степановның хатында әйтелә. Хаталарын тану турындагы хатны Степанов Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игор Шолоховка җибәргән булган.
Бу хат, Казандагы иҗтимагый оешма тикшерелгәннән соң, шушы үзәк файдасына 3 мәхкамә карары чыгарылганнан соң 14 ай үткәч кенә язылган. Бу дәүләт хезмәттеннән хәзер дәүләттән тыш оешмаларын тикшерү вазыйфасы да алынган.
Дәүләт теркәү хезмәтенең иҗтимагый оешмалар идарәсе башлыгы хезмәткәрләренең нинди хаталар җибәрүен дә санап чыккан. Мәсәлән, тикшерү үткәрү турындагы белдерү вакытында җибәрелмәгән, тикшерүчеләрнең исемнәре турында мәгълүмат бирелмәгән, тикшерү барышында башка иҗтимагый оешманың документлары таләп ителгән, тикшерү үткәрү турындагы рәсми карарның күчерелмәсе тикшерелүчеләргә тапшырылмаган һәм башкалар.
XS
SM
MD
LG