Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәненә керү бушлай булырмы?


Казан - Шәһәр прокуратурасы “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы җитәкчелегенә Кирмән җирлегенә керү бәясен бушлай ясауны таләп итә. Билгеле булганча, бүгенге көндә Кирмән җирлегенә үтеп керү өчен 20 сум акча түләргә кирәк.

Әлеге җирлектә урнашкан Кол Шәриф мәчетенә, арбитраж мәхкәмәсенә һәм Благовещение чиркәвенә килүчеләр дә акча түләргә тиеш. Димәк, дәүләт органнарына һәм дини йортларга керү өчен түләү мәҗбүри булып чыга. Бу исә халыкның конституциядә каралган хокукларын боза. Бу эш дәвам итмәсен өчен прокуратура Казан Кирмәне җирлегенә керүне бушлай ясарга тели.
XS
SM
MD
LG