Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гимназиясенә басым туктаган


Бәләбәй татар гимназиясе оешуының беренче көненнән башлап басымнарга дучар булган иде.

Гимназия директоры барлыгы ике дистәдән артык мәхкәмә утырышында үзенең џәм гимназиянең намусын яклады. Ниһаять, басымнар туктаган. Бу турыда гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов ирештерде.

“Моның сәбәбен мин берничек тә аңлата алмыйм. Монда безнең гаделлекне барыбыр табу өчен көрәшүебез дә, боларның республикада милләтләр арасында дуслыкны бозуга китерүләрен аңлау да булышлык итте булса кирәк. Билгеле булуынча, татар-башкорт каршылыгы Мәскәү файдасына. Нәкъ шулардан файдаланып алар милли компонентны бетерә, православ динен кертергә тырыша. Безнең халыклар дус һәм бердәм булса, Мәскәү андый адымнарын саграк эшләр иде”, диде Нурмөхәммәт Хөсәенов.
XS
SM
MD
LG