Accessibility links

Наилә: СТС каналында һәркем эшли алмый


“Кызган таба” да кунакта “СТС” телеканалының “История в деталях" тапшыруының Казан бүлеге җитәкчесе Наилә Нәбиуллина. Ул безгә ТВга килеп керү тарихын һәм яңа сезонда ниләр күрсәтәчәкләрен сөйләде.

“Тәфсилле тарихлар” (“История в деталях”) тапшыруы русча барса да, анда татар яшьләренә кагылышлы темалар да булган һәм булачак, ди “СТС” каналы вәкиле Наилә Нәбиуллина. Әңгәмәбез аның журналистикага кереп китү тарихыннан башланды.

Наилә Нәбиуллина. Миңа 14 яшьләр булганда хикәяләр язарга ярата идем. Ләкин, белгәнегезчә, Татарстанда язучыларны әзерли торган уку йортлары юк. Питербургта гына бар бугай ул андый институт. Шулай итеп, мин язучылыкка якын һөнәр дип саналган журналистиканы сайларга булдым. Башта 10-11

сыйныфларда “Молодежь Татарстана” газетасы оештырган “Яшь журналистлар мәктәбе”нә йөрдем.

Аннан соң инде Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кердем. Журфакта вакытта практика көннәрен үтәргә телевидениягә юл тоттым, ул минем күңелемә якынрак иде. “Яңа гасыр” телевидениясендә чыга торган “Яшьләр тукталышы” тапшыруында эшли башладым. Анда чит өлкәдә яшәүче татар яшьләре турында сәхифә алып бардым.

Рөстәм Исхакый. Татарча яхшы сөйләшәсең, син Казан кызымы?

Наилә Нәбиуллина. Әйе, мин Казанда туып үстем. Әти-әнием Арча ягыннан. Балачакта дәү әнием янына кунакка еш кайта идем. Анда русча беркем дә сөйләшми, бары тик татарча аралаша идек.

Рөстәм Исхакый. ТВга әйләнеп кайтсак, син ничек татар телле аудиториядән тиз генә рус теллегә күчә алдың?

Наилә Нәбиуллина. Минемчә, рус телен белүчеләр безнең шәһәрдә күбрәк. Шуңа рус телевидениясендә эшлисе, үземне сынап карыйсым килде. 2-3 курста укыганда “СТС” телеканалалына юл тоттым. Чөнки күңел ачу программалары миңа якынрак иде, ә “СТС”та алар җитәрлек. Ул вакытта әле тапшыру бүгенге кебек “Тәфсилле тарихлар” (“История в деталях”) дип аталмый иде, “Детали” дип кенә йөртелде һәм мин 2004 елдан анда эшли башладым.

Рөстәм Исхакый. Бүген яки иртәгә сиңа, мине “Тәфсилле тарихлар” тапшыруына эшкә алыгыз әле дип шалтыратсалар нишләр идең. Әллә инде синең эшче төркем тупланганмы?

Русия күләм билгеле җырчы Влад Тапалов белән Наилә Нәбиуллина

Наилә Нәбиуллина. Чынлыкта бүген минем команда тупланган. Ләкин креатив, иҗади журналистлар белән танышырга каршы түгелмен. Аларны табу кыен, андый кеше булса, мин үз штатыма алырга җаен эзләр идем. Дөресен әйткәндә, эшче төркемгә таләпләрем бик зур.
Әлеге проект катлаулылардан санала. Шуңа безне Мәскәүлеләр ике ел дәвамында укыттылар. Аларның редакцияләренә барып тәҗрибә алабыз һәм монда кайтып казанлылар өчен яхшы гына тапшыру ясыйбыз. Таләпләр зур, без аны беләбез, шуңа күрә бу тапшыруның редакциясендә теләгән һәр кеше эшли алмыячак. Ә хәзерге команда ул бер гаилә кебек.

Рөстәм Исхакый. Синең карамакта ничә кеше эшли?

Наилә Нәбиуллина. 20-ләп кеше. Операторлар да, авторлар, монтаж ясаучылар, продюссерлар, координаторлар, стилистлар, алып баручылар, барсыда бар.

Рөстәм Исхакый. “Тәфсилле тарихлар”ларның Казан бүлеген кайчаннан җитәкли башладың?

"Тәфсилле тарихлар" тапшыруының Казан бүлеге

Наилә Нәбиуллина. Шушы елның гыйнварыннан башлап.

Рөстәм Исхакый. Ялгышмасам син хәзер үзең экраннарда күренмисең?

Наилә Нәбиуллина. Юк, хәзер юк. Менә “Детали” тапшыруында булган вакытта модага кагылышлы сәхифә алып бара идем. Шулай ук, “Зажигай” дигән бүлектә төнге тормыш, ди-джейлар, шоу-бизнес турында сөйләдем.

Рөстәм Исхакый. Аерым тапшыруның редакторы буларак, сюжетларның темаларын тикшерүгә күчик. Узган сезонда сез Татарстанның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә бәйле темалар яктырттыгыз. Татар альтернатив музыкасы, татар туйлары белән таныштырдыгыз. Яңа сезонда моңа охшаш сюжетлар булачакмы?

Наилә Нәбиуллина. Кайчандыр әлеге тапшыруда мин татар телен белүче бердән-бер кеше идем. Шуңа күрә, татарларга кагылышлы темаларны күрсәтә башладым.

“Тәфсилле тарихлар” ул челтәрле тапшыру, Мәскәүдән башлап Русиянең тагын 5 шәһәрендә күрсәтелә: Казан, Питербург, Самарда, Пермь, Ростов-Дон. Әлеге шәһәрләр белән сюжетлар алмашы бара, алар безгә кызыклы темаларны, геройларны төшереп җибәрәләр, ә без аларга бирәбез.

Бик тә кызыклы геройлар Мәскәү аша да күрсәтелә, бөтен Русия күрә аларны. Менә мәсәлән, минем җырчы Рузалия апа турындагы сюжетны Сергей Майоров үз тапшыруында кулланды. Ул җырчыны барлык “СТС”ны караучы Русия халкы күрә алды. Безгә хәтта шалтыратулар да килде. Бу сюжетны күргән Мәскәүлеләр Казандагы дусларына шалтыратып, Рузалия апаның җырлары язылган дискын каян табып була, дип сорарга кушканнар.

Алга таба да моңа охшаш тапшырулар булачак. Бу арада безнең бер кызыбыз Казанда мөселман киемнәре тегә торган бер туган апалы-сеңелле гаилә турында сюжет әзерләп йөри. Аларның кием тегә башлау тарихларын төшерә. Татар “комеди клаб”ы хакында материал күрсәтәчәкбез. Шулай ук, башка кызыклы геройлар да булачак, әлегә бөтен яңалыкларны да әйтеп бетермим. Яңа сезонда барсын да күрерсез.

Рөстәм Исхакый. Сез менә һәр геройны карарлык итеп төшерәсез, әйбәт итеп күрсәтә беләсез, татар ТВда ул башкачарак, начаррак күренә. Сәбәбе нидә икән?

"Азатлык"ның Казан студиясендә

Наилә Нәбиуллина. Дөресен әйткәндә, иҗат итәр өчен безгә бернинди дә киртәләр куймыйлар. Менә сез бу тапшыруны ничек күрәсез, шулай эшләгез диләр. Минемчә, татар журналистикасында, аеруча яшьләргә кагылышлыларында киртәләр бар. Алар тел белән бәйле. Яшьләр журналистикасын сленгтан башка күз алдына китереп булмый.

Ул модно, текә, динамикалы, хәрәкәтчән булырга тиеш. Шуңа күрә, тел дә кыскара, ниндидер яңа сүзләр барлыкка килә. Татар журналистикасында син ниндер яңа сүзләр кертә башласаң тәнкыйтьли, сүгә башлыйлар. Тәнкыйтьләү җиңел, ә менә яхшы итеп эшләп кара син аны. Ул бит бик катлаулы процесс. Ниндидер киртәләр, тәнкыйтьләр иҗатны туктата. Минемчә ул кирәкми, бу вакытны ала. Һәм үсешкә киртә була.

Рөстәм Исхакый. Сөбханалла, үзеңне иҗатта да, тормышта да бик ирекле хис итәсең. Моңа ничек ирешә алдың?

Наилә Нәбиуллина. Минемчә ул синең башыңнан килә.Син үзеңне ничек хис итәсең, тормышта да шулай буласың. Үзеңә ниндидер стереотиплар белән киртәләр куйсаң ирегең юкка чыгачак. Яшь булганда вакытны әрәм итәргә кирәкми. Белем ал, дөнья буенча сәяхәт ит. Күпме син сәяхәт итәсең шуның хәтле тәҗрибә җыясың. Белемле, тәҗрибәле булгач син инде бу тормышта югалып калмыячаксың. Үзеңнең урыныңны барыбер табасың һәм чыннан да чын кеше булачаксың. Менә минем максатым ул - чын кеше булу. Чит ил кешеләре безнекеләрдән аермалы буларак минем турыда кеше нәрсә әйтер дип яшәмиләр, алар үзләре өчен яшиләр, шуның белән күпкә бәхетле дә. Менә минем теләгем, белемле, максатлы һәм Европа кешеләре кебек бәхетле булыгыз!

XS
SM
MD
LG