Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләге быел дүрт кешегә бирелде


Аңа шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рәссам Кадыйм Җәмитов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылды.

26 апрель, Туган тел көнендә, Татарстанның иң югары дәүләт бүләге саналучы Тукай бүләге җиңүчеләре рәсми билгеле булды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган фәрманда дүрт кешенең исеме бар.

Быелгы Тукай бүләгенә "Узганны кабатлау" китабы өчен шагыйрь Ләис Харрасов (Ләис Зөлкарнәй), танылган татар шәхесләренең портретларын һәм сыннарын булдыруы өчен рәссам Кадыйм Җәмитов, "Татар хор музыкасы антологиясе" хезмәте һәм хор сәнгатен саклау һәм үстерү өчен Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, балалар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өчен урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылды.

Һәр җиңүчегә берешәр миллион сум акча биреләчәк. Тукай бүләген тапшыру исә быел Кирмәндә, Туп сараенда уза. Татарстанның төп дәүләт бүләген бу рәвешле тапшырганнары юк иде әле.

  • Тукай бүләгенә быел 10 кеше һәм бер театр дәгъва итте. Җиңүчеләр халык арасында еш кына бәхәсләр уята. Мәсәлән, 2017 елда әлеге премия Татарстан эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме белән милиция полковнигы, дин әһеле һәм язучы Харис Салиховка бирелде. Язучы Фәүзия Бәйрәмова моны "милләтне мыскыл итү" дип атады.
  • Элегрәк Тукай бүләге комиссиясе әгъзалары арасында премиянең кемнәргә биреләчәген алдан белеп торучылар да булуы ачыклаган иде. Быел премиягә дәгъва кылучы Рәфис Корбан да бүләк бирү гадел түгел дип сөйләгән иде. 2022 елда ул Ркаил Зәйдулладан Тукай бүләгенә дәгъва кылучы татар язучыларын яклауны сорады.
  • Узган елда Тукай бүләгенә Себердән шагыйрь Шәфкать Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша), күн мозаикасы техникасында эшләнгән паннолар сериясе өчен Наилә Кумысникова, архитектура өлкәсендә татар милли мәдәниятен үстерү өчен (Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчете һәм парклары) Фирдәвес Ханов лаек дип табылды.
  • 2015 елдан Тукай бүләге шагыйрь туган көнне - 26 апрельдә тантаналы шартларда тапшырыла башлады. Аңа кадәр лаеклар Шигърият бәйрәмендә игълан ителеп, бүләк үзе 30 август – Татарстан бәйсезлеге көнендә бирелә иде.
  • Нигезләмәгә күрә, премия өч кешегә бирелергә тиеш, лаеклар юк дип табылса, кимрәк тә булырга мөмкин. Әгәр Тукай бүләген бирү комиссиясе мәдәният, сәнгатькә өлеш кертүчеләр – премиягә лаеклар күбрәк дип тапса, исемлек артырга да мөмкин.


🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG