Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә бәрелешләр бара. Грузия президенты "мобилизация" игълан итте



Цхинвал – Көньяк Осетиядә Грузия һәм Көньяк Осетия хәрбиләре арасында бәрелешләр бара.

Танылмаган Көньяк Осетия республикасы рәсмиләре дисәтәләгән кешенең һәлак булуы турында хәбәр итә.

Грузия президенты Михаил Саакашвили Русия очкычларының ике грузин авылын утка тотуын хәбәр итте. Телевидение аша ясаган чыгышында ул Русия хәрбиләренең киң күләмле операция башлавын әйтте һәм илдә "тулы мобилизация" игълан итте.

Саакашвили сүзләренчә, Грузия көчләре Цхинвалның "зуррак өлешен" контрольгә алган.

Русиянең Көньяк Осетиядәге тынычлык саклау көчләре Грузия һөҗүме нәтиҗәсендә Русия хәрбиләренең һәлак булуын хәбәр итте, әммә корбаннар санын әйтмәде.

Русия премьер-министры Владимир Путин Грузиянең "агрессив гамәлләренә" тәнкыйть белдерде һәм Русия җавап бирергә мәҗбүр булачак, диде.

XS
SM
MD
LG