Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркемдә язылышу 10 мең сумга төшкән


Казанда 18 пар әнә шул кадәр акча түләп Милли мәдәният үзәге янында ачык һавада язылышты. Көн салкын иде.

Башта Казан шәһәре ЗАГСлар идарәсе гадәти булмаган 3 сигезлектән торган көндә 360 пар язылышачак дип белдергән иде, көне килеп җитәрәк кушылучылар 386 парга җитте. Азатлыкта хәбәр иткәнебезчә, бер көндә бу кадәр күпләрнең кушылганын Казан тарихы хәтерләми.
Имзалау тантанасы булмады
Заманча язылу тантанасының яшьләр өчен кайсы өлеше бигрәк тә әһәмиятледер әйтергә кыен. Моңа кадәр кушылганнар арасыннан кемдер балдак кидерүне, кемдер кул куюны, кемдер беренче вальсны иң дулкынландыргыч вакытлар дип әйтә. “Казан” милли мәдәният үзәге янында ачык һавада чара башланганчы 18 пар үзәкнең фоесына кереп теркәлү китапларына үзләренең имзаларын салдылар. Шунда ук һавага очырасы шарларны да күпертә иделәр, шунда ук бу тантанада биергә тиеш артистлар да мәш бетте.
Якыннар да, туганнар да туңып бетте
Тамаша башланганчы алып баручының микрофонга чыгып “Язылышырга өлгермәгән, кул куймаган парлар бинага кереп имзаларыгызны салыгыз”, дип белдереп торуын да яшь парларның алынма тимер рәшәткәләр артына өелешкән әти-әниләре, туган-тумачалары, дус-ишләре дә аңлап ук бетермәде. Чөнки алар яр башындагы ачык һавада, Казансудан искән салкын җилдә хәйран гына туңарга да өлгергән иде. Ник дигәндә, тантана көндезге бердә башланырга тиеш булса, бу чарага бер сәгать алдан килеп куярга кушкан булганнар.
Сәдакә дә салабыз, кулич та алабыз
Динара белән Вадим өчен бу көн өч сигезлек кенә түгел, ә 4 сигезлек көне икән. Аларның бергә йөргәненә 8 ел булган. Динара татар кызы, ә Вадим урыс милләтеннән. Дини мөнәсәбәтләргә килгәндә исә, Динара, бер-беребезгә юл куеп яшәрбез, ди. “Аңа кирәк булса мин чиркәүгә, минем белән ул мәчеткә бара. Бергә мәчеткә барып сәдәка биргәнебез, укытканыбыз, урыс бәйрәмендә кулич та алганыбыз, күкәй дә пешереп буяганыбыз бар”,- диләр алар.
Бирнәгә 4 каз мендәре
Эльмира белән Шагирга бу ачык һавада язылырга үзәк ЗАГСта тәкъдим иткәннәр. Аларның бергә йөргәненә 3.5 ел булган. “Бер-беребезне, әйбәт якларны да, начар якларны да белеп бетердек”,- ди Эльмира. Бирнә белән чыга ул. Әбисе каз мамыгыннан, әз генә булса да миллилек саклансын дип тер, мөгаен, 4 мендәр дә ясап биргән. Корылган гаилә аерым яшәгәндә генә нык була дип белдерә бу пар.
Башта өй салу, аннан бәби көтәрбез
Альфредка Чуйкова урамында урнашкан ЗАГСта эшләүче апасы әнә шулай төркемләп язылышырга тәкъдим иткән. Ул үзе Биектаудан. Бу парга 22 яшь. “7 ел бергә йөргәнгә өйләнешергә иртә түгел инде безгә”,- ди Альфред. Аларның һәр нәрсәсе планлы. Икесе дә укып бетергәннәр, эшлиләр, машиналары да, фатирлары да бар. Чиратта өй салу тора икән. Бары тик шуннан соң гына бәби турында уйлаячаклар.
Тамашачыга җиңел булмады
Казанда моңа кадәр бер төркем 18 яшь парның теркәлгәне юк иде. Бу театрлаштырылган тамаша өчен әзерлек эшләре алдан ук башланган икән. Яшьләрне ике атна кала ук вальс биергә, күгәрченнәр очырырга, хәтта елмаерга да өйрәткәннәр. Татарстан хөкүмәтенең ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Маврина: “Яшьләр үзләре шулай берюлы бер урында язылышырга теләде”,- дип белдерде. Бу чараны язылыштыручы Гөлнара Хафизова алып барды. Чөнки ул узган ел язылыштыручылар бәйгесендә беренче урынны алган булган. Дөрес, парларның тимер рәшәткәнең икенче ягына өелешкән әти-әниләр, дуслары, туганнары бу тамашаны рәхәтләнеп карый да алмады. Сәхнә ролен үтәгән баскычлар белән ике арада Казандагы бөтен теле-радио журналистлары һәм бу чараны истәлеккә калдыру өчен чакырылган видеога төшерүчеләр тезелгән иде.
Ипподромда да язылыштылар
8 август көнне Казанда гадәти булмаган урыннарда тагын берничә җирдә: Сынлы сәнгать музеенда, Ратушада, “Казан ярминкә”сендә, хәтта ипподромда да язылыштылар.
XS
SM
MD
LG