Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә тыныч халык арасында корбаннар бар



Тифлис -- Грузия рәсмиләре Русия харбиләрен цивиль хәдәфләрне, шул исәптән, хастаханә, торак йортларны утка тотуда гаепләде.

Грузиядәге хәбәрчебез Коба Ликликадзе Гори шәһәрендә һава һөҗүме нәтиҗәсен үз күзе белән күзәткән.

"Артиллерия ныгытмасы янында котычкыч күренеш күрдек. Ныгытманың үзеннән тыш, ике квартал яна иде. Бер ишек алды гәүдәләр белән тулы иде. Безнең мәгълүматка караганда, дистәләгән кеше һәлак булган, күбесе хатын-кызлар, картлар" диде Азатлык хәбәрчесе.

Русиянең генераль штаб башлыгы урынбасары Анатолий Ноговицын, Русиянең 2 очкычы бәреп төшерелүен хәбәр итте. Кайда һәм кайчан икәнен әйтмәде.

Грузия ягы Русиянең 10 очкычы бәреп төшерелгән дип белдерә.

Грузиядә Русия телевидениесе күрсәтми. "Ру" доменында теркәлгән интернет сәхифәләре ачылмый, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG