Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә Русиянең 18 хәрбие үтерелгән


Русиянең Баш Штабы хәбәр иткәнчә, Көньяк Осетиядә Русия хәрби көчләреннән 18 кеше үлгән, 52 кеше яраланган.
Русия президенты Дмитрий Медведев, Русия хәрби көчләренең тынычлыкка күндерү чарасының зур өлешен инде башкаруы турында белдерде.
Элегрәк Русия хәрбиләре, Тбилиси Көньяк Осетиядән гаскәрләрен чыгару турында белдерсә дә, үткән төндә аларның ныгытмаларына һөҗүмнәрен дәвам иттерүе турында белдерде. Грузия тышкы эшләр министры, үз чиратында, Русия хәрбиләренең Горины һәм Тифлис тирәсендәге җирләрне утка тотуы турында әйтте
XS
SM
MD
LG