Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Либандагы бомба шартлавында 18 кеше үлде


Бәйрут - Либан саклану рәсмиләре белдерүенчә, Либанның төньягындагы Триполи шәһәрендә бомба шартлавы булган. Шартлауда кимендә 18 кеше һәлак булган, 45ләп кеше яраланган. Рәсмиләр белдерүенчә, һөҗүм шәһәр мәйданында хәрбиләрне ташыган автобуска юнәлдерелгән булган. Үлгән 18 кешенең 7се хәрбиләр булган. Шартлауны үз җәваплылыгына алучы әлегә юк.

Ләкин Триполида соңгы атналарда барган мәзхәп-ара бәрелешләрдә дистәләгән кеше үлгән һәм күпләр яраланган иде.

Һөҗүм Либанда барган мөһим үзгәрешләр вакытына туры килде

Ил парламенты кичә яңа хөкүмәтне сайлаган иде. Яңа хөкүмәт көнбатыш яклы партияләр белән беррәттән, Сурия белән Иранга якын торган оппозициядәге Хизбулланы да үз эчендә берләштерә алды. Шулай итеп, элекке хөкүмәткә айлар буена бойкот белдергән Хизбулла, каршылыкларны бетереп сәясәткә күбрәк көч белән кайтты.

XS
SM
MD
LG