Грузия президенты Михаил Саакашвили, солых килешүенә карамастан, Русия көчләре Грузия буйлап күчеп йөрүен дәвам итә, дип белдерде.
Саакашвили, "Ике ил арасындагы атышларны туктату килешүенә карамастан, Русия танклары әле хәрәкәт итә, Русия Грузия ватадашларына каршы күпләп кыру гамәлләрен тәмамлый", дип сөйләде.
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, үз чиратында, Грузия гаскәрләрен Көньяк Осетиядән кичекмәстән чыгаруны таләп итте. Бу Франция тәкъдим иткән солых планының төп шартларның берсе булып тора, диде Лавров.
Грузия Иминлек шурасы секретаре Каха Ломая белдергәнчә, солыхка карамастан Русиянең хәрби техникасы Горида торган. Русия бу гаепләүләрне кире какты. Ломая, 50 рус танкы Төньяк Осетия чигендәге Гори шәһәренә керүен белдергән иде.
Гори төбәгендән килгән хәбәрләргә караганда, Русия хәрби танк һәм машиналарының шәһәрне күзәтүен, ә Көньяк Осетия чигендә исә күкне томан болыты каплавын белдерә.