Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьеры Мәскәү һәм Тифлиска бара


Анкара - Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайеп Эрдоган Грузиядәге низаг мәсьәләсен сөйләшү максатында Мәскәүгә, анан Тифлиска бара. Хөкүмәт сүзчесе белдерүенчә, Эрдоган бүген Мәскәүдә Русия премьеры Владимир Путин белән сөйләшкәннән соң, иртәгә Тифлиска барып анда Грузия президенты Михаил Саакашвили белән сөйләшәчәк. Грузиянең күршесе булган Төркия - Үзәк Азиядән килгән нефтьне Каспий аша Көнбатышка кудыру проектында мөһим роль уйнаучы илләрдән берсе. Көньяк Осетиядә кабынган киеренкелекне Төркия якыннан борчылып күзәтеп бара.
XS
SM
MD
LG