Accessibility links

Казан Русиягә канат куярга яллана


Премьер-министр Рөстәм Миңниханов "Берләшкән авиатөзелеш корпорация"се башлыгы Алексей Федоров белән килешү имзалады
Премьер-министр Рөстәм Миңниханов "Берләшкән авиатөзелеш корпорация"се башлыгы Алексей Федоров белән килешү имзалады

Казан авиатөзелеш берләшмәсе Русиянең “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе”нә кертелде. Бу үзгәрешләрдән соң республикада елына 10 очкыч җыела башлаячак дип планнаштырыла.

Русия электән үк үз очкычлары белән дөньяга танылып торган. Билгеле монда Казанның да өлеше бик зур. Икенче дөнья сугышы вакытында Татарстан башкаласында гына да 10 мең хәрби очкыч ясап чыгарыла торган булган. Еллар узып, Русиядә очкычлар ясау эше сүрелә. Соңгы арада бигрәк тә елына берничә машина гына ясала башлады. Билгеле, Русия, Татарстан җитәкчелеге дә авиация сәнәгатенең көчле һәм дә күп керемле өлкә икәнен аңлый, шуңа да бу эшләрне яңадан торгызырга тырыша.

Бу мәсьәләгә республика премьер-министры Рөстәм Миңниханов та битараф түгел. Әлеге өлкәгә караган һәр җыелышта диярлек, ул Казан авиатөзелеш берләшмәсенең эшенә канәгатьсезлек белдереп килде. Соңгы елларда бу берләшмәнең хәле мактанырлык булмады. Машиналар да аз җитештерелде, кадрлар да җитми, ширкәтнең бурычлары да җитәрлек. Шуңа күрә дә бу өлкәдә тиз арада үзгәртеп кору эшләре кирәк иде. Ниһаять, шушы көннәрдә әлеге эшнең беренче адымнары ясалды.
Сишәмбе Казан ярминкәсендә узган күргәзмә кысаларында, Татарстан хөкүмәте Русиянең “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ширкәте белән килешү имзалады. Моннан соң Казанның авиатөзелеш берләшмәсе Русия ширкәте канаты астында эшли башлый.
Кайбер писсимистик карашлы белгечләр, моны янә Татарстан милеге Русиягә күчә дип исәпләсә, күпчелеге бу килешүне югары бәяли. Алар фикеренчә, ул илнең авиация төзелеше өлкәсендә зур уңышка ирешергә мөмкинлек бирә. Шул исәптән Казан авиатөзелеш берләшмәсе дә җанланып, тулы көченә эшли башларга тиеш. Очрашу барышында күренгәнчә, ике якның да планнары зурдан. 2010 елга кадәр Казан ширкәтен торгызу өчен 10 миллиард инвестиция кертеләчәк.
Русиянең “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ширкәте башлыгы Алексей Федоров, бу акчалар беренче чиратта Казан авиатөзелеш берләшмәсенең 5 миллиардка якын җыелган бурычларын каплауга юнәлдереләчәк, ди. Моннан тыш төп эшләрнең берсе булып – җиһазларны яңарту һәм ята технологияләрне өйрәнү күздә тотыла. Казан ширкәте акцияләренең федераль оешма хисабына күчерелү эшләре исә 2009 елның язына кадәр барачак.
Мәскәү кунаклары, Казан ширкәтен көчле хәрби очкычлар җитештерә алырдай бердән-бер ширкәт, дип таный. Әмма биредә хәрби генә түгел, сивиль очкычлар да җитештереләчәк. Шундыйлардан ТУ-214, эшкуарлар һәм дәүләт эшлеклеләре өчен ТУ-334 очкычлары. Әмма Русия саклану министрлыгыннан хәрби очкычларга күпләп сорау булса, инвестицияләрнең күп өлеше беренче чиратта аларга юнәлдереләчәк, ди җитәкчелек. Планнарга килгәндә исә, ширкәт 2011 елга 30 очкыч ясап чыгарырга ниятли. Әмма белгечләр, Казан ширкәтендә елына 10 очкыч җитештереләчәгенә бик шикләнеп карый.
Моннан тыш, Алексей Федоров көн кадагында торган мәсьәләләрдән ширкәттә хезмәт хакын күтәрү турында әйткән. Аның фикеренчә, ул Татарстан буенча урта хезмәт хакы дәрәҗәсеннән азрак булмаска тиеш. Моннан тыш кунакларны Татарстан җитәкчелегенең кадрлар мәсьәләсенә булган игътибары уңай тәэсир калдырган. Очрашуда белдерелгәнчә, бүгенге көндә Казан авиатөзелеш берләшмәсендә эшләүчеләргә социаль ипотекага фатир алу урыннары күпләп калдырылган. Казан авиатөзелеш берләшмәсе килешүдә каралган юл буенча барса, аның еллык кереме хәзергедән 5-7 тапкырга артыр дип планнаштырыла. 2007 елда бу ширкәтнең кереме 900 миллион сум булган.
Шулай итеп, Татарстанда авиатөзелеш өлкәсе күп еллар торгынлык чоры кичергәннән соң, җитәкчелек яткан ташны кузгалтырга тырыша. Казан ширкәтенә, Русия авиация сәнәгатен күтәрер дип күп өметләр баглана.
XS
SM
MD
LG