Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ми юуу" галәмәте: күпчелек Грузияне гаепли


Саакашвилины гаепләү Русиягә дә, Татарстанга да хас.
Саакашвилины гаепләү Русиягә дә, Татарстанга да хас.

Русия каналларыннан сугыш, хәсрәтле карт-карчыклар, моңсу күзле сабыйлар – ягъни чын мәхшәр күргәч, башка сораулар вак-төяк булып калган.

“Грузия президенты Саакашвили бүген ни эшләгәнен, ни кылганын аңламый, ахрысы”, дип саный Илфат Фәйзрахманов. Ул бу фикергә Русия телеканалларын караганнан соң килгән. “Хәер, хак димәсәм дә, телевизор экраннарында аның кыяфәтен, сөйләмен тыңлап кына ниндидер шәхси фикер-фаразларымны, бәяләремне бирә алам”, ди ул.


Президентны сакчылар саклый, ә халыкны?

“Бу кеше – марионет. Үз белдеге белән мондый зур мәхшәрне куптара алмас, өстәвенә, куркак та икән. CNN телеканалы күрсәткән репортажны карап, шуңа инандым. Журналистларга аңлатма биреп торган арада, нидәндер куркып (матбугат чаралары аны, күзенә самолет өрәге күренеп шүрләде дип язды) йөгерергә тотынды”, дип искә ала ул.

Сүз грузин президентының бомбадан куркып камералар каршында качуы, аны тән сакчылары үз калканнары белән каплавы турында бара.

“Ә меңәрләгән балалар, авырулар, хатын-кызлар, өлкәннәр утка тотылган вакытта нишләде икән?! Саакашвилиның яшеренер урыны, саклаучылары бар”, дип яза Фәйзрахманов.


Ә Чечняда нишләделәр??

“Русия дә әүлия түгел, анысы. Грузия хакимиятен, аның президентын үз халкына каршы геноцид оештыруда гаепләүләрне ишеткәч, без кыска хәтерле шул, дип куйдым. Югыйсә, Чечняда нишләдек?”, дип өсти Илфат Фәйзрахманов.


Осетиннарга мөстәкыйльлек

“Көньяк осетиннар мөстәкыйльлек даулый. Референдум нәтиҗәләре дә бар. Ник бирмәскә ул мөстәкыйльлекне?”, дип яза “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире. “Көньяк Осетиягә мөстәкыйльлек алырга мөмкинлек бирергә. Һәр халыкның үзбилгеләнергә, үзенчә яшәргә хакы бар. Аны беркем тыя алмый”, ди ул.

Мәгълүм ки, Мәскәү пропагандасы Көньяк Осетия бәйсезлеге турында бертуктамый сөйли, ә менә Татарстан, яисә Чечнянең дә шундый омтылышлары булуы турында ләм-мим. Русия үзбилгеләнү хокукын бары тик үзенә кушылу хокукы итеп кенә күрә.


Кем булдырмый кала иде?

“Бу сугышны булдырмый калып була идеме? Була иде. Менә шул артта торганнарның уртак фикере, килешүе генә кирәк иде”. Сүз Америка һәм Русия турында бара. “Азатлык” хәбәрчесенә дә Илфат Фәйзрахманов, Русия хөкүмәте һәм башка илләр Осетия язмышын хәл итә ала, дип белдерде. Ул Грузиянең үзенең генә хәлне чишә алуына шикләнә.


Бер “Безнең гәҗит” кенә түгел

Татарстанда либерал һәм милли җанлы чыганакларның берсе “Звезда Поволжья” да “саакашизм” сүзен куллана һәм аны фашизмга тиңли. “Без үз күзебез белән Осетиядәге кардәш туфракларда саакашизм ни кылганын күрдек”, дип яза Рәис Сөләйманов.

Газетаның баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов исә Казан грузиннары фикерен тәнкыйтьли. Майа Хухунашвили атлы грузин ханымы Грузиянең бөтенлеген яклаган икән. Хәзер инде аны Грузия агрессиясен яклауда гаеплиләр. Әхмәтов хәтта парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшингә "әләк" тә яза - "андый шәхеснең Татарстанда иҗтимагый оешманы җитәкләү хокукы бармы?" ди. Ә Русия агрессиясе искә алынмый.


"Россиясез булмый" дип язалар


“Ватаным Татарстан” Көньяк Осетиядә тулысынча тынычлык урнашсын өчен ике шарт үтәлергә тиеш, дип яза. Ул Русия җитәкчесе Дмитрий Медведев фикерен әйтә. “Аның сүзләренә караганда, Грузия гаскәрләре сугышка кадәр торган позицияләренә кайтырга, ә аның җитәкчелеге көч кулланмау турындагы килешүгә кул куярга тиеш”. Шул ук вакытта Русиягә карата тәнкыйти карашта торучы илләр Польша, Литва, Украина һәм Эстония җи­тәкчеләре Грузиягә теләктәшлек күрсәтүе дә әйтелә.


Осетин ягында да гаеп бар

Газетада татар зыялылары осетин халкы язмышы өчен борчылып яза. Тик, “Азатлык” хәбәрчесенә “Ватаным Татарстан” журналисты Рәшит Минһаҗ осетиннарда да гаеп булуын әйтте. Ул аларның туксанынчы елларда Төньяк Осетиядә ингушларны җәберләүләрен, куып җибәрүләрен искә ала.


Телевизордан мәхшәрне күргәч

“Татарстан яшьләре” газетасы: “Көньяк Осетиядә барган сугышны, яралы ирләрне, хәсрәтле йөзле карт-карчыкларны, моңсу күзле сабыйларны, хәрабәләрне – мәхшәрне күргәч, башка барлык сораулар да кечерәя, вак-төяк булып кала”, дип яза.


Инглиз телен белүчеләр бер башка югарырак

Тик бу мәхшәрне Русия телеканаллары артык күпертә, дигән караш бар. Әйтик, бу җәйдә Русиядәге кабельле каналлардан BBС кебек гайреурыс каналы эшләми башлады. Дөрес, “ЕuroNews” эшли. Ул урысча сөйли. Урыс чыганакларында Осетияне яклауны ассызыклап, Грузиягә Русиянең бәреп керүе оныттырыла, дип уйлаучылар да җитәрлек. Тик алар фикере Татарстан матбугатында бик аз күренә. Татартелле газеталарда эшләүчеләр аралашучы Matbugat.ru порталы бу нисбәттән үзенчә төрттерә: "Бүген инглиз телен белүчеләр бер башка югарырак. Чөнки Көнбатыш язмаларын алар оригиналда укый ала", ди ул.

XS
SM
MD
LG