Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш тәмам, корбан санау бара


Сугыш бетеп, төтен таралгач, корбаннарны санау башлана. Һәр тараф үлүчеләр, яраланучылар санын китерә. Саннар бер-берсеннән шактый аерыла.

Чәршәмбедә Русиянең генерал штабы Көньяк Осетиядә булган бәрелешләрдә корбаннар санын китерде: үлүчеләр – 74, җәрәхәтләнүчеләр – 171, хәбәрсез югалганнар – 19.

Грузия ягында корбаннар саны 175 диелә. Бу санны чәршәмбедә Грузиянең социаль яклау, хезмәт һәм сәләмәтлек министры Александр Квиташвили атады.

Киметелгән саннар

Белгечләр бу саннарның дөреслегенә шик белдерә. Хәрби белгеч Александр Шурыгин фикеренчә, грузиннар ягында корбаннар күбрәк була ала, кимендә мең чамасы, ди ул.
Русия хәрбиләре Гори юлында

Сугышта корбаннарны санау өчен төгәл ысул юк. Һәр бәрелешнең үзенчәлеге була. Русия һәм Грузия хәрбиләре үз-ара бәрелешкә кермәгән, кешеләр нигездә һава һәм артиллерия һөҗүмнәре нәтиҗәсендә үлгән.

Хәрби фаразлау үзәге җитәкчесе Анатолий Цыганок сүзләренчә, үз корбаннарын киметү, дошманныкын арттыру – сугышта гадәти күренеш.

Грузия президенты Михаил Саакашвили сүзләренә караганда, Русия хәрбиләре 400-ләп кешесен югалткан булырга тиеш.

Очкычлар белән дә шулай. Русия ягы 4 очкычын югалтканын таныды, Грузия ягы 21-не бәреп төшердек ди.

Күпертелгән саннар

Тыныч халык арасында корбаннарга килгәндә, Русия рәсмиләре башта 2 мең дигән сан китергән иде. Ossetia.ru сәхифәсе 1600 чамасы дип хәбәр итә. Human Rights Watch оешмасы, бу саннар артык күпертелгән дип саный.
Грузия хәрбиләре Горидан китер алдыннан

"Ике якта да котычкыч дезинформация, пропаганда бара. – ди оешманың Мәскәү бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Локшина. – Үлүчеләр, яраланучылар, качаклар турындагы саннар бер нәрсә белән дә дәлилләнмәгән."

Human Rights Watch туплаган мәгълүматларга караганда, 8-10 август көннәрендә Цхинвалда 50-60 һәлак булган, шуларның яртысы цивиль кешеләр.

Корбан булмаска тиешләр

Корбаннар белән бәйле тагын бер җитди сорау – Көньяк Осетиядә һәлак булучылар арасында, контракт нигезендә ялланып хезмәт иткән тынычлык саклаучылар гына түгел, ә хезмәткә мәҗбүри чакырылган егетләр дә бар.
Русия армиясе сафларында казах (с) һәм балкар (у) егете

Шундый егетнең берсе Анар Алиев пәнҗешәмбедә Ростов өлкәсендә җирләнде. Русия кануннары нигезендә андый егетләрне кайнар нокталарга, я илдән читкә җибәрергә ярамый.

Бу егетләр нигездә 58-нче армия хәрбиләре. Июль аенда бу армия бүлекчәләре Русиянең көньягында "Кавказ 2008" дип аталган киң күләмле хәрби күнегүләр уткәргән. Грузиянең кисәтүләренә карамастан.

Хәбәр иткәнебезчә, корбаннар арасында Татарстан егетләре дә бар, дүртесе яраланган, берсе, Евгений Парфенов, һәлак булган. Ботайский шәһәрендә күзләү идарәсендә хезмәт иткән Женяның Көньяк Осетиягә киткәнен әти-әниләре аның үлеме турында хәбәр килгәч кенә белгән.
XS
SM
MD
LG