Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ислам галимнәрен җыя


25-28 августта Казанда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев чакыруы буенча Ислам дөньясы Фәннәр академиясенең ХVI фәнни конференциясе узачак.

Татарстан Русияне ислам дөньясы белән тоташтыра

2007 елның июлендә Казанга Ислам дөньясы Фәннәр академиясенең вәкилчелеге килгән иде. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев академиянең XVI конференциясен 2008 елның августында Казанда уздырырга тәкъдим итте. Билгеле булганча, Татарстан Русия белән ислам дөньясы арасында үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыруга зур өлеш кертә. Әйтик, «Русия – ислам дөньясы» исемле стратегик күзаллау төркеменең эшендә актив катнаша, ИРСИКА, Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча Ислам оешмасы һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук соңгы елларда гына да мөселман илләре белән күптөрле багланышлар барлыкка килде.

Билгеле булганча, 2006 елның августында Казанда «Русия – ислам дөньясы» исемле стратегик күзаллау төркеменең халыкара форумы узды, 2008 елның июнендә Ислам Үсеш Банкы белән берлектә халыкара инвестицияләр конференциясе оештырылды. Миңтимер Шәймиевнең “Исламга хезмәт итү” номинациясендә Фейсал патшасы исемендәге халыкара бүләккә лаек булуы (2007 ел) – Татарстанның әлеге зур эшчәнлеген тану, дип бәяли татарстанлылар.

Тарихка күз салсак...

Ислам дөньясы Фәннәр академиясе 1986 елда оештырылган, аның эшчәнлеге Ислам конференциясе Оешмасы (ОИК) вәкилләре булган 57 илне берләштерә. 2005 елда Русия дә ОИКта күзәтүче статусын алды. Ислам дөньясы Фәннәр академиясенә Үрдүннең Хашимит патшалыгы шахзадә әл-Хассан Ибн Талал нигез сала. Бүген Ислам дөньясы Фәннәр академиясенең академикларының саны 103-кә җитте. Алар арасында Русиядән 4 кеше бар: Татарстан фәннәр академиясенең президенты академик Әхмәт Мазһаров, Русия фәннәннәр академиясенең академигы, Соламбек Хаҗиев, Русия дәүләт думасы депутаты, Русиянең тотрыклы үсеше проблемалары буенча комитет председателе Михаил Залиханов та бар.

Ислам дөньясы Фәннәр академиясе ОИК илләренең фәнни-техник мәсьәләләр буенча консультанты, ул төгәл фәннәр белән шөгыльләнүче галимнәрне берләштерә. Ул шулай ук халыкара конференцияләр оештыра. Бу конференцияләрнең максаты – дөньяда фән үсеше белән бәйләнгән мәсьәләләрне сәясәтчеләр һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итү, фәнне һәм фәнни эшчәнлекне дәүләти, халыкара дәрәҗәләрдә пропагандалау.

1987 елдан башлап мондый конференцияләр дөньяның бик күп илләрендә булып узды. Әйтик, 1987 елны Үрдүннең Амман шәһәрендә (“Мөселман дөньясында азык-төлек куркынычсызлыгы”); 1989 елны Кувәйтта (“Яңа технологияләр һәм мөселман илләренең үсеше”); 1999 елны Иранның Тәһран шәһәрендә (“Фәнни-техник белем бирү - ислам илләре үсеше өчен”); 2001 елны Мороккода (“Биотехнология һәм ген инженериясе - ислам илләре үсеше өчен”) узды.

Ислам галимнәре нәрсә турында сөйләшәчәк?

ХVI фәнни конференциянең темасы инде узган сөйләшүләргә аваздаш. Ул ислам илләре өчен бик мөһим булган тотрыклы үсеш мәсьәләсен үзәккә куя. Фән һәм вакытлы матбугат чаралары, фән һәм сәясәт мөнәсәбәтләре хакында җитди фикер алышу булыр дип көтелә. Шулай ук ислам дөньясында фәннәр тарихына, шул хактагы күзаллауларга караган чыгышлар планлаштырыла. Конференциядә Русиядә һәм гомумән академик структураларда, университетларда фән һәм техниканың роле мәсьәләсе дә кузгатылачак.

3 пленар утырыш уздыру күздә тотыла. Моннан тыш, түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Чит илләрдән Ислам дөньясы Фәннәр академиясенең 80-нән артык әгъзасы килергә теләк белдергән. Шулай ук Русиядән, чит илләрдән галимнәрне, сәясәтчеләрне, башка академияләрнең вәкилләренең килүе көтелә.
Конференцияне ачу 25 август көнне, Татарстан Фәннәр академиясендә узачак. Төштән соң пленар утырышлар узар дип көтелә.

Монда Америкадан Милли Фәннәр академиясе секретаре профессор Михаэль Клег, Сербия һәм Черногориядән академик Наим Әфган һәм башка дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясаячак.

26 августта нанотехнологияләр һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләренә багышланган ике пленар утырыш булыр дип уйланыла. Анда чыгыш ясаучылар арасында Мисырдан, Пакыстаннан, Һиндстаннан килгән галимнәр бар. Бу көнгә ике түгәрәк өстәл утырышы планлаштырыла: “Фән һәм вакытлы матбугат чаралары” һәм “Фәннәр академияләренең роле һәм вазифалары” дигән темаларга узачак.

27 августта фән тарихына кагылышлы түгәрәк өстәл утырышы Казан дәүләт университетында узачак. Аларда төгәл фәннәрнең бүгенге көн өчен актуаль күп кенә мәсьәләләре каралачак. 28 августта исә соңгы утырыш һәм конференциянең декларациясен кабул итү планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG