Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләре Ингур станциясен контрольгә алган



Тифлис – Русиянең тынычлык саклау көчләре Ингур электр станциясен контрольгә алган. Бу станция Грузиянең зур өлешен һәм Абхазияне электр белән тәэмин итә.

Радиобызның Грузиядәге хәбәрчесе хәбәр итүенчә, Русия гаскәрләре, шулай ук, Гори шәһәрен һәм низаг төбәгеннән читтә булган тагын берничә урынны контрольдә тота.

Элегрәк Грузия тышкы эшләр министрлыгы, абхаз көчләренең, Грузия-Абхазия чигендә урнашкан 13 грузин авылын алуы турында хәбәр иткән иде.

Абхаз рәсмиләре, безнең көчләр Грузия чиген үтмәде, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG