"Вәзгыятькә тулысы белән караганнан соң һәм хокукый киңәшчеләрем белән, якын сәяси тарафдарларым белән киңәшләшкәннән соң һәм аларның киңәше нигезендә бүген мин вазыйфамнан китүемне игълан итәм. Минем китү турында мөрәҗәгатем бүген Милли мәҗлес (парламентның түбән пулаты) рәисенә тапшырылачак," – диде Мөшәррәф.
Хакимият коалициясе Мөшәррәфкә конституцияне бозган һәм вазыйфасын явызларча файдаланган өчен импичмент белән янаган иде.
Телевидение аша ил халкына мөрәҗәгатендә Мөшәррәф үзенә каршы гаепләүләрне ялган дип атады. Мәшәррәф импичмент көрәше ил мәнфәгатьләренә зыян салачак дип вазыйфасыннан китәргә карар итүен әйтте.
Элекке армия башлыгы Мөшәррәф 1999 елда фетнә аша хакимияткә килгән иде. Ул Пакыстанны террорга каршы сугышта Кушма Штатларның төп беректәшләреннән берсе итте. Әмма соңгы елларда илдә аның абруе шактый какшады.
Мөшәррәфнең көндәшләре февраль аендагы парламент сайлавында җиңеп чыкты һәм шуннан бирле аны хакимияттән читләштерергә тырышты.