Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили Русияне Грузиядән китәргә чакыра


Бүген телевидение аша күрсәтелгән фидеоязмада Грузия президенты Михаил Саакашвили Русия гаскәрләренең Грузиядән чыгуын таләп итте шул ук вакытта ул ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең тулысынча бозылуына юл куймау өчен сөйләшүләр үткәрергә тәкъдим итте.

Русия президенты Дмитрий Медведев 10 көнләп элек Грузиягә кергән Русия гаскәрләренең бүген чыгарыла башлавын игълан итте.

Көнбатыш илләре Русиянең үз вәгъдәсен ничек үтәвен игътибар белән күзәтәчәкләрен белдерә.
XS
SM
MD
LG