Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан Мөшәррәфнең китүен хуплый


Әфган хөкүмәте сүзчесе Солтан Әхмәт Баһин Пакыстан президетны Пәрвәз Мөшәррәфнең вазыйфасыннан китүе ике илгә дә террорчыларга каршы яхшырак сугышу мөмкинлеге ача диде.

Аның әйтүенчә, Мөшәррәфнең китүе Пакыстанда демократияне һәм цивиль хөкүмәтне көчәйтүгә ярдам итәчәк.

Әфган рәсмиләре, шул исәптән президент Хәмит Карзаи да Пакыстан күзләү хезмәтләрен һәм Пакыстан армиясенең башка бүлекләрен Талибанга һәм әл-Каидәгә ярдам итүдә гаепләп килде.

Пакыстан ягы ул гаепләүләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG