Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлнара Чаллы кызы булып калыр


Чаллыдан Гөлнара Сәмитова - Галкинаның Олимпия уеннарында дөнья рекордын яңартып беренче килүендә аның остазы Миңнулла Чинкинның өлеше зур.

Чуашстанның Батыр районы, Кыр Бикшиге авылында туып үскән Чинкин 40тан артык спорт мастеры, 10 халыкара класслы, 3 атказанган спорт мастеры әзерләгән. Атказанганнар арасында Гөлнара Сәмитова да бар. Миңнулла абый Гөлнарага 11 ел дәвамында йөгерү серләрен өйрәткән. Чаллы спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче 78 яшьлек Чинкин “Азатлык” хәбәрчесенең берничә соравына җавап бирде. Ул әлегә кадәр Гөлнараны үзенең шәкерте дип саныймы? Әңгәмәне шушы сораудан башладык.

“Дистә елдан артык аның белән эшләгәч ул миңа шәкерт була инде. Минем күнегү ысуллары башка тренерлардан аерыла. Тренер һәрвакыт укучысыннан югары нәтиҗә көтә. Гөлнара ышанычны аклады. Путин вәгьда иткән 100 мең еврога килгәндә, спортчыларга никадәр күп түлиләр, шулай яхшы. Тренер буларак минем үземә әлләни күп акчалар алырга туры килмәде. Спорт мәктәбеннән эш хакы гына алам. Олимпия чемпионы әзерли алуыма ышанып бетмәделәр бугай. Узган ел 15 мең сум Путин стипендиясе бирделәр, быел юк.

Гөлнара Петербур егете Антон Галкинга кияүгә чыкса да, Олимпия чемпионы исемен алса да Чаллы кызы булып калыр, дип уйлыйм. Ул татарча яхшы сөйләшә, әти-әнисе Чаллыда. Яңадан Татарстанда аны ничек каршы алырлар бит. Теге юлы дөнья рекордын куйгач, Чаллы җитәкчеләре аларга туй уздырырга булышты, фатир бирделәр”, диде Миңнулла Чинкин.

Гөлнараның остазы Миңнулла абый үзе Пекин Олимпиадасына бармаган. Моны ул күз авыруы, очкычка утырырга ярамавы белән аңлатты. Гөлнара Сәмитова – Галкина хәзер 5 чакрым арага йөгерергә әзерләнә. Чинкин әйтүенчә, Чаллыда зур спортчылар әзерләү өчен яхшы уңайлыклар юк. “Табигый шартларда гына күнегүләр уздырабыз”, ди ул.
XS
SM
MD
LG