Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт һәм мәнфәгать


Казаннан Көньяк Осетиягә һуманитар ярдәм белән киткән машиналар
Казаннан Көньяк Осетиягә һуманитар ярдәм белән киткән машиналар

Бу көннәрдә Татарстан җәмәгатьчелеге торак төзелеше, җәйге урак, юллар төзү белән кызыксынса да, Кавказдагы хәрби-сәяси кризиска бигрәк тә зур игътибар бирә.

Осетиннарга һуманитар ярдәм җибәрү, сугыш чыккач кайнар нокталарда яраланган Татарстан егетләре мәгълүмат чараларында киң яктыртыла. Кавказда килеп чыккан низагның сәбәпләре һәм мәгънәсе матбугатта тулысынча күрсәтелми.

Кем өчен кан коела?

Шимбә көнне Казанда Көньяк Осетиядә һәлак булган Евгений Парфеновны соңгы юлга озаттылар. Мәтәм җыелышы генералларны һәм маршалларны күмгәндәге кебек оештырылды. Табут дәүләт байрагы белән капланган, хәрби оркестр уйный, табутны озатырга хәрби машиналар тезелгән, салют бирелә. Евгений Парфеновның нинди максат өчен баш салуын әйтеп булса да, аңлатып булмый. Шул вакытта һәркем Евгений Парфенов урынында армиягә алынган үзенең улы, яки энекәше нәкъ шундый ук фаҗигага юлыгу мөмкинлеген искә төшерде.

Тагын берничә Татарстан егете Грузиядә яраланып Ростов, Волгоград шифаханәсендә ята. Бу канлы вакыйгалар телевидениеда киң яктыртыла. Һәм барлык очракларда да журналистлар репортажларын Грузияне һәм аның җитәкчесен каһәрләү белән тәмамлыйлар.


Патшалар фәрештә буламы?

Гаҗәп хәл: Казанның 1000 еллыгын үткәргәндә шәһәр үзәгендә Путин, Шәймиев һәм чит ил президентлары белән бергә Михаил Саакашвили да Кол Гали һәйкәле янында дуслык агачын утыртып йөргән иде. Меңъеллыкның мәгълүмат үзәге Саакашвили белән аерым матбугат очрашуы оештырды. Ул вакытта Грузиягә президенты акылган шашкан, яисә фашист дигән кушаматларга лаек булыр дип беркем дә уйламагандыр.

Ә хәзер көне-төне барлык Русия каналларыннан шушы фикер кабатлана. Җирле мәгълүмат чаралары да алардан калышмый. Кайвакыт узып та китә. “Яңа гасыр” каналының “7 көн” тапшыруында популяр журналист Михаил Любимовның Осетиягә һуманитар ярдәмне озатып баруы күрсәтелә.

Журналист Казанда һәм Чаллыда яшәүче осетиннарны җыеп, аларның бу сугышка һәм Грузиягә мөнәсәбәтен яздырып алган. Хәтта Чаллыда яшәүче грузин җәмгыяте вәкиленең үз иле һәм халкы турында авырсынып, гарьләнеп сөйләгәне экранга чыкты.


Хәйрия төялгән машиналар кайгыны киметәме?

Татарстан бу вакыйгаларның сәяси яки тарихи тамырларына күз салып тормый, ярдәм төяп җибәрә. Осетиягә Татарстаннан җибәрелгән ярдәм 100 тоннага җитте. 72 яшьлек Казан пенсионеры Евдокия Валенцюкевич Көньяк Осетиягә 40 пар өр-яңа джинс чалбар, күлмәк һәм пиджаклар җибәрде. Һәм бу киемнәр иң популяр чит ил фирмалары тегелгән.

Халык кеше кайгысын уртаклаша. ”Нечкәбил”, Татарстан мөселман хатын-кызлар оешмасы, “Татар-информ” агентлыгы ярдәмендә Кавказга җибәрергә әйберләр җыялар.

Шулай итеп, машина-машина дарулар, кием-салып, кирәк-ярак җыеп Кавказга җибәрү Татарстан өчен табигый. Беслан мәктәбенә террористлар һөҗүм иткәч тә, ярдәм машиналары юлга чыккан иде.

Империяләр шулай тарала


Ә ни өчен мондый низаглар килеп чыга соң? Һәм аларны булдырмау өчен нишләргә кирәк? Беслан фаҗигасеннән соң, федераль үзәк нишләптер төбәк губернаторларын, милли республика президентларын Мәскәүдән тәкъдим итеп кую фәрманын чыгарды. Әмма моңа карап, илдә тотрыклылык, тынычлык артмады.

Беркем дә күңелсез хәлләрнең сәяси һәм тарихи тамырларын искә алмый. Авыр сорауларга гади җаваплар табу җиңелрәк. Грузия – начар, Саакашвили – ерткыч, шуның белән вәссәлам. Әйтерсең, шуннан соң барлык төеннәр чишелә. Әмма Грузия бар һәм булачак, аның ике зур өлкәсе Көньяк Осетия һәм Абхазия Грузиядән аерылып, Русиягә кушылу катлаулы, озакка сузыла торган процесс. Русиядә дә, Югославиядә дә империяләр таралуы кораллы бәрелешләргә китерде. Русиядәге берьяклы информация агымы бу хакыйкатьнең асылын белми яки яшерә.

Грузиннарны гамәлдән чыгару?

“Комсомольская правда” газетасының шимбә санында 12 ел элек үлгән Болгар күрәзәчесе Ванга карчыкның фаразлары искә төшерелә. Имештер, ул “Курск”көймәсенең батуын да, 2001 елның 11 сентябрьдә Нью-Йорк йортларын шартлатуны да алдан белеп торган. Һәм шушы сукыр күрәзәче Ванга, киләчәктә Грузия дигән илне күрмим дигән. Мәгълүмат сугышы барышында бу ил бетә, ул юкка чыгарга тиеш дигән өндәмәләрдә тагын да зуррак сугышлар дәһшәте ишетелә.

Мәскәүнең кайбер каналларында, мәсәлән “Эхо-Москвы” радиосында сирәк булса да, каршы тарафдарлардан фикерләр дә ишетелгәли. Әмма Татарстан каналлары һәм журналистлары бары тик Грузиянең никадәр вәхши һәм акылсыз булуын тәкърарлый. Моңа кадәр беркемгә дә билгеле булмаган халыкара мәгълүмат үзәге җитәкчесе Булат Яһүдин дигән кеше, шул ук “7 көн” программасында Грузиянең электән нәкъ шундый булуын сөйләде. Алар патша заманында ук, грузин Сталин чорында да балда-майда йөзгәннәр икән. Ә менә Яһүдин әйбәт, аның милләте юк.

Халыкны матбугат, телевидение “шомарта”

Татарстанның тыныч юл белән өлешчә мөстәкыйльлеккә баруы сепаратизм дип аталган иде. Чечня мөстәкыйльлек өчен күтәрелгәч, Мәскәүнең озак еллар буе аны тупка тотканын 100 меңнәрчә кеше һәлак булганын беркем берничек искә алмый. Грузиянең Чечнясе булган Көньяк Осетия һәм Абхазия бары тик корбан, иреккә омтылучы итеп күрсәтелә.

Чечня җирендә Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән армиягә киткән егетләрнең яралануы, һәлак булуы беркемне дә сискәндерми. Интернационалист битлеген кигән кайберәүләр, синең нинди нәселдән булуың кемгә кирәк, дип белдерәләр. Аларны - кем империясе өчен җан атуы үзләренә мәгълүм тугел.

Пекинда узучы Олимпия уеннарында Русиягә алтын медальләр китергән ингуш, чечен егетләренең якташлары шатлыларыннан сикереп бии башладылар. Рус милләтеннән булган спортчы беренче алтын медальне Олимпиаданың сигезенче көнендә яулады. Шуңа күрә олимпия чемпионарының милләтен күрсәтмәскә тырышып рәсми даирәләр бик дөрес эшлиләр. Аларның үз максаты. «Вак-төяк» милләтләрне артык еш искә алмаска, медальләре генә килә торсын.

Алтын-көмешле татарлар

Милләтләрнең үз горурлыгы бар бит әле. Татар кызы Гөлнара Самитова - Галкинаның 3000 метрга йөгерүдә Олимпия чемпионы булуы, дөнья рекорды куюга җыр-бию яратучы татарларның әллә ни исе китмәде. Хәтта бик катлаулы спорт – зур теннис буенча көмеш медальне 22 яшьлек татар кызы Динара Сафина яулау да табигый хәл кабул ителде. Русия теннисчыларның остазы татар кешесе Шамиль Тарпищевны бу казанышлар белән котлаучы татарлар булды микән?

Әлеге болганчык көннәрдә эчпошыргыч хакыйкатьне танырга туры килә: шулай шул, татарлар гаҗәеп тыныч һәм салкын канлы халык. Кан суынса йөрәк туктаган була диләр бит. Исәнме икән соң ул? Болай, татар милләтен күмү турында игълан ителмәгән иде.

P.S. Чыннан да, әлеге хәбәр әзерләнгәндә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның Шамил Тарпищевка теннисчыларны әзерләүдә зур казанышка ирешүе белән котлау телеграммасы килеп җитте. Тамырлары белән Мордовия якларыннан булган милләттәшебез Шамил Тарпищев халкыбызның иң олы ихтирамына лаеклы.

XS
SM
MD
LG