Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алдан планланган сугышмы?


Русия гаскәрләре Тифлистән 30 км чамасы Каспи авылы янында
Русия гаскәрләре Тифлистән 30 км чамасы Каспи авылы янында

Грузиягә гаскәр кертүен Русия Көньяк Осетиядәге ватандашларын коткару дип аңлатты. Әммә Мәскәү моны берничә ай алдан планлаган, бары тик уңайлы форсат көткән, дигән ишарәләр күп.


Сугышка берничә атна кала Русия гаскәрләре Төньяк Кавказда 8 мең гаскәри һәм 700 хәрби техника катнашында "Кавказ 2008" дип аталган киң күләмле хәрби күнегүләр үткәрде.
Август сугышына кадәр июльдә хәрби күнегүләр үтте...

Грузия чикләреннән ерак түгел урнашкан Русиянең 58-нче армиясе бу күнегүләрнең үзәгендә булды. Грузиягә басып керүдә дә нәкъ шушы армия төп роль уйнады.

"Грузиягә керү апрельдә хәл ителде"

Хәрби белгеч Павел Фельгенгауэр Азатлыкның Төньяк Кавказ бүлегенә әйтүенчә, Грузия президенты Михаил Саакашвилины һәм аның Көнбатыш тарафлы хөкүмәтен бәреп төшерү Кремльнең баштан ук төп максаты булган.

"Грузиягә басып керү карары апрель айларында кабул ителде һәм бу августка билгеләнде. – ди Русия армиясендә ышанычлы чыганаклары булган Фельгенгауэр. – Грузиннар ни генә эшләсә дә, провакациягә бирелсә дә, бирелмәсә дә, Грузиягә керү барыбер булыр иде. Максат – Грузия хөкүмәтен, армиясен җимерү, Грузияне НАТОга кертмәү иде."

"Максат – Грузияне НАТОга кертмәү"

Апрель аенда НАТОның Бухарестта үткән саммитында Грузия белән Украинага "Әгъзалык гамәл планын" әлегә бирмәскә карар ителде. Ләкин альянс җитәкчеләре Тифлис белән Киев киләчәктә аны алачак, дип ышандырды. Бу план әгъзалыкка таба мөһим адым санала.

Грузиянең НАТОга керүенә каршы булуын яшермәгән Мәскәү, моны булдырмас өчен чаралар күрә башлады, дип яза Фельгенгауэр Новая Газетаның 14 август санында.

Бу фикер белән заманында президент Путинның киңәшчесе булган Андрей Илларионов та килешә. "Ежедневный журнал" исемле интернет басмасында ул Грузиягә басып керү "озак әзерләнгән һәм уңышлы башкарылган" гамәл дип яза.

"Мәскәү кулын бер ел алдан чиште"

Бу аңлатмалар Кремль алга сөргөн Русия гаскәрләре фәкать Көньяк Осетиядәге тынычлык саклау көчләрен һәм ватандашларын Грузиянең аларга карата “геноцид” кылуыннан коткару өлчен генә керде дигән рәсми аңлатмасына каршы килә.

Русиянең бу сугышны алдан әзерләвенә әлегә төгәл дәлил юк, әммә беренче ишарәләр инде 2007нең июнендә, Мәскәү Европада гадәти корал турындагы килешүдән чыккач, күренде.

АКШ армиясе колледжында стратегик тикшеренүләр профессоры Стивен Бланк, ул чакта ук Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, Русия моны Грузиягә янау өчен куллана ала, дигән иде.

"Гамәлләр саммиттан соң башланды"

Янау гамәлләре НАТО саммитыннан соң башланды. 16 апрельдә Владимир Путин, президентлыгының соңгы аенда, Русия хөкүмәтенә Абхазия һәм Көньяк Осетия белән элемтәләрне ныгытырга кушкан карар чыгарды.

Шул ук айда Абхазиядәге “тынычлык саклау көчләренә” мең ярым хәрби өстәлде. Бу гамәл Тифлис белән килештерелмәде, ягъни 1994 ел солых килешүен бозу булды.

Берничә атандан Грузия Русия хәрбиләрен Абхазия күгендә пилотсыз күзләү очкычын бәреп төшерүдә гаепләде. Русия очкычлары Грузия күгенә кереп чыкты.

Июнь аенда Абхазиягә тимер юл гаскәрләре кертелде, андагы тимер юлны төзәтү сәбәбе белән. Мәскәү бу юлны “хуҗалык эшләре” өчен дип аңлатты. Чынбарлыкта, Фельгенгауэр сүзләренчә, бу юл гаскәр китерү өчен кирәк булган. Танклар, авыр корал һәм 10 меңле гаскәргә тәэминат шул юлдан китерелгән.

"Теләгән һәм алдан планлаган сугыш"

Июль ахырында төбәктә “Кавказ 2008” хәрби уеннары башланды. Шул көннәрдә Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Фельгенгауэр “Якын арада, бәлки киләсе айда ук, киң күләмле хәрби гамәлләр башланырга мөмкин дигән ишарәләр бар” диде.

Бар күзләр Абхазиягә төбәлгәндә, низаг көтмәгәндә Көньяк Осетиядә кабынды. Башта август башында чик аша атышулар булды. Мәскәү Тифлисне чамадан тыш көч куллануда гаепләде. Тифлис Мәскәү тарафлы осетиннарны грузин авылларын утка тотуда гаепләде.

Бу сугышны бер ел алдан фаразлаган профессор Бланк сүзләренчә, Мәскәү шушы провакацияләрне көтеп кенә утырган. "Бу Мәскәү теләгән һәм алдан планлаган сугыш" ди ул.

"Ният булса, сәбәп табыла"

Бу фикер белән Фельгенгауэр да килешә. Осетиннар башламаса, абхазлар Кодор тарлавыгын “тазартырга” тотыныр иде, ди ул. Сугыш планланган булса, сәбәп табу авыр түгел.

Берничә көн атышудан соң, 7 августта Грузия көчләре Көньяк Осетиягә кереп, сепаратист төбәкне кайтару нияте белән киң күләмле операция башлады. Мәскәүнең җавабы кырыс булды: авыр корал, танклар, авиация ярдәмендә Грузия көчләре бәреп чыгарылды.

Бу сугышның алдан планланган булуы белән һәркем килешми. Мәскәүдәге хәрби белгеч Александр Гольц сүзләренчә, сугыш планланган булса, ил җитәкчеләре Мәскәүдә булыр иде. Ә ул көнне Медведев Казанда, Путин Пекинда иде.

“Ләкин ничек кенә булмасын, гаеп барыбер Кремль өстендә. - ди Гольц. - Бу сугышка Русиянең соңгы еллардагы сәясәте китерде, моның өчен ул гаеплде.”

Җиңүме, җиңелүме?

Бер яктан караганда, Русия бу сугышта җиңде кебек. Ләкин шул ук Фельгенгауэр фикеренчә, бу ялган караш.

Һәлак булган кешеләрне кайтарып булмый, анысы фаҗигә. Ләкин җимерелгән инфраструктура яңартылачак, Көнбатыш акчасына. Бер уңайдан әле эш урыннары пәйда булачак.

Саакашвили төп максатына иреште – абхаз һәм осетин мәсьәләсен халыкара дәрәҗәгә күтәрде. Моңа кадәр бу ничектер Русия карамагында санала иде, төбәккә халыкара көчләр кертү турында уйлаучы да юк иде.

Хәзер төбәккә халыкара көчләр керәчәк, бу Саркози планында каралган. Русия көчләре аның бер өлеше генә булачак. Ягъни, Мәскәүнең төбәктә йогынтысы кими дигән сүз.

Кавказдагы гади халык, осетин, грузин, абхазлар өчен бу тынычлык, иминлек һәм Көнбатыш акчасына эш урыннары бирә ала.

Ә менә Русия өчен бу, беренче карашка, хәрби, тактик җиңү ахыр чиктә стратегик, сәяси җиңелү булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG