Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар укытучыларына мохтаҗлык кими


Югары уку йортларының көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә студентлар кабул итү тәмамланды.

Аның нәтиҗәләренә караганда, татар теле белгечлегенә мохтаҗлык кими. Башкорт дәүләт университетының татар бүлегенә моңа кадәр көндезге бүлеккә 25 студент кабул итсәләр, быел 16 студент кабул ителгән. 29 абитуриенттан гариза алынган булган. Читтән торып уку бүлегенә элекке елларда 20 студент кабул ителсә, быел 13 кеше кабул ителгән. Гариза 16 кешедән алынган.

Стәрлетамак педагогия академиясенә 17 урынга 13 студент кабул ителгән. Барлыгы 28 абитуриент гариза биргән булган. Читтән торып уку бүлегенә 10 урынга 9 кеше кабул ителгән. Элекке елларда бу бүлеккә 15 студент кабул ителгән булган. Татар бүлеге өстәмә студентлар кабул итә.

Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетында татар журналистикасы бүлеге эшли. Анда ел саен 8 студент кабул ителә иде. Быел нибары 4 студент кабул ителгән. Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы галиме профессор Камил Дәүләтшин сүзләренә караганда, бу беренче нәүбәттә татар мәктәпләре бетерелү, татар телендә укыту сәгатьләре кыскару белән бәйле. Чөнки татар белгечлегенә мохтаҗлык кимүгә бара. Шул сәбәпле уку йортларына килүчеләр дә кими.
XS
SM
MD
LG