Accessibility links

Беларус АКШ белән араларын яхшырту турында сөйләште


Беларус тышкы эшләр министрлыгы Беларуста АКШ сәяәси тоткын дип санаган тоткыннарның соңгысы азат ителгәннән соң АКШ һәм Беларус рәсмиләре үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту турында сөйләште.

Узган атнада Беларус хакимиятләре апрель аенда кулга алынган президентлыкка намзәт булган Аляксандр Казулинны һәм 2 эшмәкәрне азат иткәннән соң АКШ дәүләт секретаре ярдамчесе Дэвид Меркел Минскига килде.

Тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, тарафлар Беларус-Американ мөнәсәбәтләре һәм аларны яхшырту юллары турында сөйләшкән.
XS
SM
MD
LG