Кытай вәкилләре, Олимпия уеннары байрагын Лондон шәһәре башлыгына тапшырды. Алдагы уеннар 2012 елда Британия башкаласында үтәргә тиеш.
Британия вәкилләре эстафетаны кабул итеп, Олимпия уеннарына кайнар теләктәшлеген күрсәтте. Стадионга, Лондонның билгесе булган ике каты автобус чыкты. Аның өстендә сәхнә ачылды, анда Британиянең иң танылган спортчылары, музыкантлары чыкты. Алар Олимпиадада катнашучыларны шушы автобус өстендә торып сәләмләде.
Ябылу тантанасы вакытында Кытайның сәнгатьне үстерүче, заманча ил булуын сүрәтләүче күренешләр күрсәтелде. Анда популяр һәм классик җырчылар чыгыш ясады. Заманча технологияләр ярдәмендә стадион диваларында рәсемнәр күрсәтелде.
Олимпия комитеты башлыгы Жак Рогге, уеннарның ябулы турында рәсми төстә игълан итте. Ул Олимпия уеннарын оештыру дәрәҗәсен югары, дип бәяләде.

“Олимпия уеннары вакытында дөнья Кытайны күзәтте. Кытай дөнья өчен ачык булды, дөнья Кытай турында күп белде, Кытай да дөньяны өйрәнде. Мин, болар уңай нәтиҗәләргә китерер, дип ышанам”, - диде Рогге.
Әмма, ул, шул ук вакытта, уеннар вакытында җитешсезлекләр булганын да әйтте. Ул халыкара спорт комитеты мөстәкыйль дәүләтләргә тәэсир итә алмый, әмма спорт аша уңай үзгәрешләргә китерә ала, диде.
Халыкара Олимпия комитеты хокук яклаучылар тарафыннан тәнкыйтькә тотылган иде. Активистлар, комитетны Кытайга кеше хокукларын саклау юнәлешендә күбрәк басым ясарга чакырган иде.