Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран яңа атом станциясен төзергә җыена


Иран вәкилләре, бүген, 360 мегаватлык яңа атом станциясе өчен урын сайлаганын һәм проектлау эшен башлавы хакында белдерде. Җирле хәбәрләр агентлыгы, Иранның Атом энергиясе оешмасы башлыгы урынбасары сүзләрен китерә. Ул яңа корылыш Дарховинда, илнең көняк-кончыгыш өлешендә урнашачак, дип әйткән. Иран Бушердагы атом станциясен әле һаман да төзеп бетермәгән. Русия ярдәме белән төзелергә тиешле бу корылманы тапшыру вакыты, бер елга кичектерелде.
XS
SM
MD
LG