Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наговицин: Русия ЕИХО көчләре белән алмашуга риза түгел


Русия баш штабы башлыгы урынбасары генерал Анатолий Наговицин, Русия үзенең тынычлык урнаштыру көчләрен Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы (ЕИХО) көчләре белән алмаштырырга ризалыгын бирмәгән иде, дип белдерде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Германиянең тышкы эшләр министры Франк Валтер Штаенмаер белән сөйләшкәндә, Русиянең тынычлык урнаштыру көчләре ЕИХО күзәтүчеләре белән хезмәттәшлек итәргә эзер дип әйткән иде.

Баш штаб вәкиле Наговицин сүзләренчә, Русия хәрбиләренең барлык гамәлләре, шул исәптән Грузиянең Поти порты тирәсен күзәтү дә, солых килешүе кысаларында бара. Ул шулай ук, НАТО илләренең Кара дингездә хәрби көймәләрнең санын арттыруы төбәктә киеренкелекне арттыра, дип тә белдерде.
XS
SM
MD
LG