Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсезлек әле юк, ә депутатлар канәгать


Русия парламентының ике пулаты да Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген танырга сорап, президент Медведевка мөрәҗәгать итте. Депутатлар бәйсезлекне бертавыштан яклады.

Русия парламентының депутатлары җәйге ялларын эзеп Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеге турында сөйләшер өчен гадәттән тыш утырышка җыелды. Утырышта барысы да гадәти булды. Федерация Шурасында алдан әзерләнгән документны барысы да раслады.

Русия президентны Дмитрий Медведевка юнәлтелгән мөрәҗәгатьтә: “Мәскәү һәрвакыт Көньяк Осетия-Грузия һәм Абхазия–Грузия арасындагы низагъны тыныч юл белән чишү өчен юллар эзләде, әмма Грузиянең август аенда агрессия чаралары күпләп кеше үлеменә китерде һәм шуның нәтиҗәсендә Көньяк Осетия һәм Абхазия Грузиянең астыртын сәясәтенә бәйле булырга тиеш түгел”, диелә.

Русия һәрвакыт сәяси һәм финанс яктан да Көньяк Осетия һәм Абхазиягә ярдәм итеп килде. Һәм алар бәйсезлек сорый калса алдан ук яклаячагын искәртте.

“Халыкара тәртипләр нигезендә, Көньяк Осетия һәм Абхазия халкының бәйсезлек алырга, ягъни үзбилгеләнүгә бөтен хокукы бар” диде Русия Федерация Шурасы рәисе Сергей Миронов

Утырыш вакытында Грузия җитәкчелеген вәхшиләр, үтерүчеләр, Көнбатыш ялагайлары дип тә атадылар.

Эдуард Кокойты белэн Сергей Багапш канaгать
Көньяк Осетия республикасы президенты Эдуард Кокойты исә агрессор Грузияне тынычлыкка күндереп Русиянең чаралар уздыруы вакытында һәм дөрес булды, ди. Ул Көнбатыш Косово бәйсезлеген таныды һәм Көньяк Осетия белән Абхазиянең дә моңа хокукы барлыгына басым ясады.

“Безнең Косовога караганда, бәйсезлек алуга күбрәк сәяси-хокукый нигезебез бар. Безнең дип әйткәндә, мин Көньяк Осетия һәм Абхазияне истә тотып әйтәм”, диде ул Мәскәүдә утырышта чыгып ясап.

Әлбәттә бәйсезлекне тану турындагы соңгы сүзне Русия президенты Дмитрий Медведев әйтәчәк. Мөрәҗәгать инде аңа тапшырылган. Әмма инде Федерация Шурасы утырышы беткәч үк барысы да зур эш эшләгәндәй бик канәгать кыяфәттә бер-берсен котлады.

Көнбатыш илләр исә хәрбиләрен чыгармауга Русиягә тәнкыйть белдерә. Грузия президенты Михаил Саакашвили бәрелешләр аның иленә 2 миллиард долларлык зыян салуын әйтә. Якшәмбе көнне Америка Кушма Штатларыннан Грузиягә 55 тонна һуманитар ярдәм китерелгән.

Европа берлегендә рәислек иткән Франция низагъ турында һәм Русия белән киләчәк мөнәсәбәтләрне төзү турында сөйләшү өчен Европа илләре җитәкчеләре җыенын уздырырга чакыра.
XS
SM
MD
LG