Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа "салкын сугыш" башланамы?


АКШның McFaul көймәсе Грузиягә 80 тонна һуманитар ярдәм китерә
АКШның McFaul көймәсе Грузиягә 80 тонна һуманитар ярдәм китерә

Мәскәү Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды. НАТО белән хезмәттәшлеген туктатты. Кара диңгезгә хәрби көймәләр китерелә.

Абхаз чигеннән берничә дистә чакырым гына арада урнашкан Сочи шәһәрендә сишәмбедә Русиянең иминлек шурасы гадәттән-тыш утырыш үткәрде. Шул утырыштан соң президент Медведев карарын игълан итте. Бу карарның ул халыкара кануннарга таянып кылынганына басым ясады.

"Авыр, ләкин бердән-бер карар"

"Абхаз һәм осетин халыкларының ихтыярын искә алып, Берләшкән Милләтләр низамнамәсенә, 1970 ел декларациясенә, 1975 ел Һельсинки актына һәм башка халыкара документларга таянып, мин Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген тану турында карар имзаладым" диде Русия президенты.

Медведев моны "авыр карар, ләкин кешеләрнең гомерен саклап калу өчен бердән-бер карар" дип атады һәм башка илләрне дә кушылырга чакырды.

Көнбатыш үкенеч белдерә

Көнбатыш илләре бу карарга кискен тәнкыйть белдерә. Дүшәмбедә американ президенты Джордж Буш, Абхазия белән Көньяк Осетияне тану БМО карарларын бозу булачак дип кисәткән иде. Сишәмбедә дәүләт секретаре Кондолиза Райс, шушы кисәтүгә карамастан, Мәскәүнең бу адымга баруын "үкенечле" дип атады.

Русия карарына тәнкыйтьне шулай ук Германия, Британия, Франция белдерде. Грузия моны үзенең җирләрен тартып алу, дип атады.

НАТО белән хезмәттәшлек туктатылды

Берүк вакытта Мәскәүнең НАТО белән дә аралары бозыла. Дүшәмбедә Медведев Русиянең альянстагы вәкиле Дмитрий Рогозин белән очрашканда, "НАТО белән аралар бозылуның бер куркынычы да юк" дигән сүзләр әйтте.

Сишәмбедә Рогозин Русиянең НАТО белән хезмәттәшлеген вакытлыча туктату турында игълан итте. НАТО башлгы Яап де Хооп Схефферның октябрьдә Русиягә билгеләнгән сәфәре булмаячак.

Кара диңгездә АКШ һәм Русия көймәләре

Ул арада Кара диңгез суларында американ һәм Русия көймәләренең саны арту күзәтелә. Кушма Штатларның һуманитар ярдәм төягән ике көймәсе Грузиянең Поти портына якынлаша. Поти порты солых килешүендә каралган "буфер зонадан" читтә урнашкан булса да, Русия гаскәре аннан һаман китмәгән.

Русиянең Москва (өстә) һәм АКШның McFaul көймәсе
Сишәмбедә Абхазия башкаласы Сухум янына да Русиянең берничә көймәсе килеп төпләнгән.

Русиянең штаб башлыгы урынбасары Анатолий Ноговицын моны вазифа үтәү дип атады, ә менә американ көймәләренең дә анда йөрүенә гаҗәпләнү белдерде.

"Русия гаскәркәренең низаг төбәгендә хәрәкәте үзенә алган вазыйфаларын үтәүгә юнәлтелгән. – ди Ноговицын. – Ә менә НАТО гаскәрләренең Кара диңгездә санын арттыруы гаҗәпләнү уята."

Кайбер белгечләр бу вазгыятьне яңа "салкын сугыш" дип атарга өлгерде.

Рәсми Мәскәү моннан куркымавын һәм әзер булуын әйтә. Көнбатыш "үкенеч" белдерә.

XS
SM
MD
LG