Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия көнбатышны Грузияне якламаска дип кисәтә


Русия көнбатышны Грузия җитәкчелегенә яклауны дәвам итмәскә дип кисәтә.

Бүген Европа Берлеге илләре җитәкчеләре Грузиядәге 2 сепаратист республика Көньяк Осетия белән Абхазияне яклаучы Русиягә ничек тәэсир итү турында сөйләшә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бүген шулай ук Грузиядә хакимият алмашмый торып Тифлискә корал сатуга чикләүләр кертергә чакырды.

Хәбәрләргә караганда, Европа Берлеге җитәкчеләре Грузиягә яклау белдерер һәм Русияне үз гаскәрләрен сугышка кадәр булган урыннарга чигерергә чакырыр дип көтелә.

Шулай да Берлек Русиягә каршы чикләүләр кертмәс кебек.
XS
SM
MD
LG