Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан: көзнең беренче көне


Узган республика көне бәйрәме халык игътибарын үзенә җәлеп итеп, Татарстанның социаль, икътисадый, сәяси томышындагы вакыйгаларны томан артында калдырды.

Татарстанда белем көне

Республикада һава торышының кинәт кенә үзгәрүе, көз башлануын сиздерде. 1 сентябрь, иртән машина бөкеләре белән тулган гадәти дүшәмбе кебек башланмады. Чөнки 30 август шимбәгә туры килүе сәбәпле, күпләр бүген ял итә. Урамнарында тынычлык урнашса да, Казанның уку йортлары тирәсендә бүген тормыш кайный. Ни әйтсәң дә 1 сентябрь – белем бәйрәме. Бу уңайдан күп кен министрлар, хөкүмәт әһелләре, кайсы мәктәп ачырга дип, кайсы тәбрикләргә дип, районнарга китте.
Премьер-министр Рөстәм Миңниханов бүген Чүпрәле районында ике мәктәп ачу тантанасында катнашты. Мәгълүмат чараларында исә республиканың фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиевнең котлавы бастырылды. Рәсми мәгълүматларга караганда, быел Татарстан мәктәпләренә 400 меңнән артык бала, югары һәм урта белем бирү уку йортларына 245 мең студент укырга кергән.
Шулай ук укуның беренче көнендә Казанның Яңа савин районында инде күптәннән сөйләнеп килгән 177 номерлы яңа заман мәктәбе ачылды. Бу тантанада президент Миңтимер Шәймиев тә катнашты.
Әлеге мәктәптә 864 укучыга белем бирү мөмкинлеге бар. Биредә математика, физика, химия кебек төгәл фәннәргә өстенлек биреләчәк.
Татарстанда белем көнен мулдан бәйрәм итсәләр дә, мәгариф өлкәсендә әлегә төрек лицейларындагы хәлләргә әлегә ахыргача ачыклык кертелеп бетмәгән. Бер яктан, төрек укытучыларын өйләренә куып кайтардылар, икенче яктан, бу уку йортлары 1 сентябрьдә ачылды һәм уңышлы эш дәвам итергә ниятлиләр. Төрек лицейларының алдагы язмышы турында “Азатлык”ның киләсе тапшыруларында тулырак мәгълүмат булыр.
Нидерланд һәм Татарстан икътисады
Бәйрәм көннәрендә Нидерланд патшалыгының авыл хуҗалыгы министры Герда Вербург җитәкчелендәге вәкилчелек Татарстанга рәсми сәфәр кылды.
Әлеге сәфәр барышында Татарстанның “Агросила Групп” холдингы белән Голландиянең “Пи Ти Си плюс” ширкәте арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды. 30 август көнне Нидерланд патшалыгы кунаклары Чаллыдагы “Агросила Групп”, “Челны Бройлер” һәм башка ширкәтләр белән танышкан. Казанда исә алар авыл хуҗалыгы министрлыгында һәм авыл хуҗалыгы академиясендә булган.
Очрашу барышында премьер-министр Рөстәм Миңниханов исә, Татарстан белән Голландиянең озак еллык уңышлы хезмәттәшлеген искә алган. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә дә бу ил Татарстаның тышкы икътисадына зур йогынты ясый. 2008 елның беренче яртысында гына Голландия белән Татарстан арасында 900 миллион долларлык товар әйләнеше булган.
Үзәк сайлау комиссиясенә намзәтләр билгеле
Бәйрәм алдыннан Дәүләт шурасының Дәүләт төзелеше комитеты үзәк сайлау комиссиясенә яңа намзәтләр сайлап алды. Хәзерге вакытта эшләүче үзәк сайлау комиссиясе исә үз эшен 15 сентябрьгә кадәр генә дәвам иттерергә хокуклы. Баштарак аларның саны 11 кеше булган. Соңыннан комитет алар арасыннан 7сен сайлап ала.
Бу исемлеккә “Татэнерго” ширкәте эшләрен җитәкләүче Гүзәлия Әхмәдиева, Федерал салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Леонид Якунин, “КПРФ”ның Татарстан бүлеге әгъзасы Альберт Гафуров, республиканың сәүдә һәм сәнәгать пулаты башлыгы урынбасары Валерий Герасимов, “Гадел Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге әгъзасы Ирек Фәйзрахманов, Дәүләт Думасында “ЛДПР” фиркасе әгъзасы Иван Щеголев, үзәк сайлау комиссиясенең хәзерге җитәкчесе Анатолий Фомин кертелгән.
Билгеле булганча, үзәк сайлау комиссиясе 4 елга бер сайлана. Ул 14 әгъзадан тора. Аларның яртысы Дәүләт шурасы тарафыннан сайланса, икенче яртысын президент билгели.
Баталов үз исемен йөрткән театрга килде
Татарстанда бәйрәм көннәрендә Бөгелмә рус дәүләт драма театрына атаклы артист Алексей Баталов килде.
Берничә ай элек премьер-министр Рөстәм Миңниханов имзалаган карар нигезендә Бөгелмә театрына Алексей Баталов исеме бирелде. Театр артистлары июнь аенда Баталовның үзен чакырып, зур тантана оештырырга уйлаганнар иде. Әмма ул вакытта артист килә алмады. 30 август көнне исә, Баталов үз исемен йөрткән театрга барды.
Бөгелмә рус театры 1936 елда төзелгән. 1942-45 елларда эвакуация вакытында Алексей Баталовның әнисе Нина Ольшевская бу театрда баш режиссер булып эшли. Баталовның артистлык юлы да нәкъ менә Бөгелмә театры сәхнәсеннән башлана. Тәүге рольләре дә биредә башкарылган. Эвакуация тәмамланганнан соң Баталов Мәскәү сәнгать академия театры мәктәбенә укырга керә. 1957 елга кадәр шушы театр сәхнәсендә уйный. Соңыннан артист “Ленфильм”га эшкә керә. 1975 елдан Баталов Бөтенрусия дәүләт кинематография институтында укыта башлый. Үз гөмере эчендә Баталов 40тан артык фильмда уйный һәм режиссер була.
Хәйриячегә һәйкәл
Республика көнен билгеләгәндә халык күңелендә иң истә калганнардан, хәйрияче Әсгать Галимҗановка һәйкәл ачу вакыйгасы булгандыр. Әлеге тантанада президент Миңтимер Шәймиев хәйриячене “республикада иң мәрхәмәтле кешеләрнең берсе” дип атады. Аның тырышлыгы белән республикадагы балалар йортына барлыгы 69 автобус бирелгән.
Президент сүзләреннән беленгәнчә бу һәйкәл Шәймиевләр гаиләсе хисабына төзелгән һәм һәйкәлнең Цирк каршындагы урынын да президент үзе сайлаган. Һәйкәлне Асия Миңнулина җитәкчелегендәге сынчылар төркеме ясаган. Аның озынлыгы 7 метр, авырлыгы 5 тонна. Әсгат Галимҗанов республика алдында күрсәткәнкән эшләре өчен “Хезмәт кызыл байрагы” ордены һәм башка күп кенә мактаулы исемнәр белән бүләкләнгән. Хәйриячегә бирелгән иң зур бүләк исә, ул изге апостол Андрей Первозванный халыкара премиясе.
Хәйрияче үзе исә, бу һәйкәлнең ачылуын көтмәгән һәм моны зур бүләк буларак кабул итә. Аның сүзләренчә, ул бу гамәлгә җавап итеп, президент Миңтимер Шәймиевка да үз акчасына һәйкәл ясатачак.
XS
SM
MD
LG