Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф оныклары ни хәлдә?


Татар тормышына кагылышлы бәйгеләр Чаллыда әледән-әле булып тора.

Ә менә Кол Шәриф исеме белән бәйле булган бәйге беренчесе булгандыр, мөгаен. Шунысы да игьтибарга лаек, “Без Кол Шәриф оныклары” дигән бәйгенең оештыручысы, бүләкләрен табучы Чаллы мөхтәсибәте иде. Яңа уку елына кереп санаулы көннәр узуга, бәйгенең төп өлешенә узган балалар, аларның иптәшләре, әти-әниләре Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенә җыелды.

Биредә ярышучылар Коръән уку, азан әйтү, гомуми белем буенча осталыкларын күрсәтте. “Минем гаиләм”, “Ватан өчен мин нәрсә эшләр идем” дигән проектларын якладылар. Монысы бәйгенең дин белән генә түгел, дөньяви гамәлләр белән бәйле булуын да күрсәтте. Чаллы мәгариф идарәсе милли бүлеге җитәкчесе Фирдәвес Камалова, әлеге балалар тормышта, гаиләдә үз урыннарын инде тапканнар, алар алга таба да сынатмас, ди.

“Без Кол Шәриф оныклары” бәйгесендә катнашкан Илнур һәм Камил белән сөйләштек.
“Без бу бәйгедә катнашып бик күп сорауларга җавап таптык. Дусларыбыз күбәйде”, диде алар.

Чаллы педагогия институты профессоры Әнвәр Шәрипов Кол Шәриф иҗатын, мирасын өйрәнүче галимнәрнең берсе, бәйгенең бик зур әһәмияткә ия булуын әйтте.

Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин, Казандагы Кол Шәриф мәчете имамы Рамил Юнысов 2нче татар гимназиясендә узган чарага үз карашларын әйттеләр, бәйгене уңай бәяләделәр.
XS
SM
MD
LG