Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маккейн зур үзгәрешләр вәгъдә итә


Джон Маккейн АКШ президентлыгына республиканнар намзәте итеп рәсми рәвештә билгеләнгәндә ноябрьдәге сайлауда җиңеп чыкса, Вашингтонга зур үзгәрешләр алып килергә вәгъдә итте.

Маккейн нефть бәяләре артуга юл куймау өчен атом электр станцияләрен күбрәк төзиячәген, шул ук вакытта яңартыла торган энергия чыганаклары булдырырга тырышачагын әйтте.

Маккейн шулай ук әл-Каидәдән террор куркынычы янавы, Ираннан атом куркынычы янавы һәм Русиянең үз күршеләрен рәнҗетүе турында сөйләде.
XS
SM
MD
LG