Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гадел Русия Сәгыйтовны хөкемгә тартмакчы


Гадел Русия фиркасенең Башкортстан бүлеге башлыгы Александр Сидякин республика президенты идарәсе башлыгы Азамат Сәгыйтовны һәм бәлкем президент Мортаза Рәхимовны да мәхкамәгә бирергә җыенуын белдерде.

Аның әйтүенчә, түрәләр фирканең төбәк бүлеге эшчәнлегенә тыкшынырга маташкан, ә какун андый гамәлләрне тыя.

Сидякин әйтүенчә, җомга көнне Уфада бер йөзләп кеше канташында Гадел Русия фиркасенең хисап-сайлау конференциясе дип аталган җыен үткәрелгән. Җыенда катнашучыларны республика шәһәр һәм авылларыннан җирле хакимият башлыклары ярдаме белән җыеп китергәннәр. Алар арасында бу фиркадә булмаганнар яки фирканең элекке тарафдарлары да булган. Җыенда Сидякинны фирка бүлекчәсе җитәкчелегеннән төшерү турында карар чыгарылган.
Азамат Сәгыйтов


Сидякин Регнум хәбәр агентлыгына бу җыенны Сәгыйтов оештырган, бәлки ул Рәхимов кушканны үтәгәндер ди.

Аның әйтүенчә, Гадел Русия бүлекчәсенең чын хисап-сайлау җыены бүген, 6 сентябрьдә үткән һәм анда Сидякин яңадан бүлекчә җитәкчсе итеп сайланган.

Кичәге җыен турында фирка җитәкчелегенә хәбәр ителгән. Сидякин ул җыенның карарлары гамәли була алмый ди.

Сидякин бу гамәлне фирка бүлекчәсе җитәкчелегенең оппозицион эшчәнлеген ошатмаган хакимиятләр фирканең төбәктәге активлыгын киметү өчен оештырган дип исәпли.

Сидякин әйтүенчә, дүшәмбе, 8 сентябрьдә алар прокуратурага мөрәҗәгать итеп Сәгыйтов гамәлләрендә җинаять булу-булмавын җентекләп тикшерүне сорыячак.

"Мин бу югары вазыйфага әле генә куелган Башкортстан президенты идарәсе башлыгы Сәгыйтов фирка эшчәнлегенә тыкшынырга маташып җинаять кылган дип исәплим," – ди Сидякин.

Сидякин "бу гамәлгә Рәхимовның катнашлыгын исбатлап булса, аны да җавапка тартуны таләп итәчәкбез. Фирка җитәкчелеге безне тулысынча хуплый," - ди.

Гадел Русиянең Башкортстан бүлегендә 8 меңләп әгъза теркәлгән.
XS
SM
MD
LG