Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан яңа президент сайлануны бәйрәм итә


Пакыстан халкы Асиф Али Зәрдариның президент итеп сайлануын бәйрәм итә.

Хәбәрләргә караганда, аның вазыйфага керешү тантанасы киләсе атнада үтәчәк.

Әфган рәсмиләре әйтүенчә, Зәрдари үзенең президент анты бирү тантанасына Әфганстан президенты Хәмит Карзаины да чакырган.

Зәрдари шимбә көнне парламентның ике пулатында һәм 4 җирле шурада сайланды. 702 вәкилнең 481-е аның өчен тавыш бирде.

Сайлау нәтиҗәсе игълан ителгәннән соң Зәрдари үтерелгән хатыны, Пакыстанның элекке премьер-министры Бинәзир Бһутто хөрмәтенә илдә тулы демократия урнаштыру өчен тырышачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG