Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО мәхкамәсе Грузия белән Русия низагын карый


Дүшәмбе көнне Һаагтагы Халыкара юстиция мәхкамәсе Тифлис белән Мәскәү арасындагы Грузиянең 2 сепаратист төбәге Көньяк Осетия һәм Абхазиягә бәйле низагны карый башлый.

БМОның иң югары мәхкамәсе булган бу мәхкамә ике илнең хөкүмәтләре арасындагы низагны халыкара кануннар нигезенә карыячак.

Бу низагны карауны сорап мәхкамәгә Грузия мөрәҗәгать итте.

Тыңлаулар дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр дәвам итәчәк.

Мәхкамә карарын берничә атна көтәргә кирәк булыр кебек.

Бу мәхкамә карарларын үтәү мәҗбүри түгел.
XS
SM
MD
LG