Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда тыныч халык арасында корбаннар саны арта


Әфганстандагы хәрби низаг аркасында тыныч халык арасында корбаннар саны арта, дип әйтә халыкара хокук яклаучылар.

Human Right Watch оешмасы мәгълүматларына караганда, 2006 елдан башлап 2007 елларда коалиция көчләренең һава һөҗүмнәреннән тыныч халык арасыннан үлгән кешеләрнең саны 3 тапкырга диярлек арткан. Оешманың хисабында, мондый гамәлләр, әфган хөкүмәте һәм халыкара көчләргә булган теләктәшлекне бетерә, дип әйтелә.

Human Right Watch шулай ук, тыныч халыкның, сугышчылар тарафыннан үтерелүен дә билгеләп үтә.
XS
SM
MD
LG